Туймазы хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 12:49

Тавышсыз калды

Телевидениедәге җыр бәйгесендә тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле гауга купканчы, “Голос. Дети” тапшыруын караганым булмады.

Телевидениедәге җыр бәйгесендә тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле гауга купканчы, “Голос. Дети” тапшыруын караганым булмады. Русиялеләрне аларның дөреслеге шикләндерде, җиңүче Микелла Абрамова – җырчы Алсу һәм кәсеп иясе Ян Абрамовның кызын намуссыз көндәшлектә гаепләде алар.

Тамашачылар тарафыннан кузгатылган шау-шу “Беренче канал”ны тикшерүгә киберһөҗүмнәргә каршы көрәш эшчәнлегендә махсуслашкан Group IB компаниясен җәлеп итәргә мәҗбүр итте. Тикшерүнең тәүге өлешендә үк тавышларны өстәү һәм “бот”лар файдалану ачыкланды. Бу хәлдән соң илебезнең үзәк телевидениесендә проектның алтынчы сезоны нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга карарга иттеләр.

Күңелсез вакыйга. Миллионлаган тамашачы мөкиббән китеп күзәткән балалар тамашасы өчен яхшы түгел. Күпләр Микелланың әти-әнисен ялган тавышлар җыюда гаепләде. Моның ни дәрәҗәдә гадел булуын белмим, әмма Абрамовлар гаиләсенә каршы чыгучыларны тыңлаганнан соң: “Бахыр кыз, аның ни гаебе бар?” – дип уйладым.

Минем карашка, бу бәйгеләр, чыгышлар, тамаша, ярышлар – һәрхәлдә балалар өчен түгел. Кайсы гына балалар бәйгесен алсак та, ул ике түгел, өч яклы.

Тормышыбызга смс-тавыш бирү, интерактив технологияләр килеп кергәнче үк, психологлар ата-аналардан баласын күршенеке яки сыйныфташлары белән чагыштырмауны үтенде. Ныгымаган психика, физиология нәтиҗәсендә теләсә кайсы көндәшлек аларда начар чагыла. Музыка тәнкыйтьчесе Сергей Соседов күптән түгел мондый тамашаларны ата-аналарның тәкәбберлек ярминкәсе дип атады, балалар анда вак акчага әверелә. Чыннан да, бәйге нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң булган хәлләр каныгуны хәтерләтә.

Шуны әйтәсем килә: балагыз җырларга, сурәт ясарга, йөзәргә, робот җыярга яратса, ул моны сөенеп башкарсын, сәламәтлеген ныгытсын, сәләтен үстерсен. Бүләккә лаек булган икән – бик яхшы! Тик аны, бәхетле тормыш ишеге ачкычы кәгазь һәм тимер кисәкләре булгандай, медаль һәм грамоталар артыннан чабарга мәҗбүр итмәгез.

Оксана Мәкъсүтова.


Читайте нас: