Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 12:25

Рәхим итегез, өйгә үтегез!

Бер айдан Республика подъездларны комплекслы ремонтлау программасының беренче өлеше тәмамлана


Ремонт барган күпкатлы йорт подъездларында акшар, буяу һәм бәйрәм исе аңкый. Тиздән өй котлатачак йортлардагы ис бу. Подъездларның танымаслык булып үзгәрүен озак көтәсе калмады: күп булса, өч-дүрт атна.

Район Хакимиятенең торак-үткәргечләр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Игорь Рыбаков сүзләренә караганда, 15 июньгә районда күпфатирлы 11 йортта 43 подъезд ремонтланачак. Тоташ алганда ремонт берничә өлештән торачак һәм 1 ноябрьгә төгәлләнәчәк. Бу вакытка эш башкаручы “Уралнефтьспецмонтаж” җәмгыяте 41 йортта 136 подъездны тәртипкә китерәчәк.

Җентекле ремонт башланыр алдыннан подъездларда таләп ителгән урында радиаторларны алыштырдылар, фатир ишекләрен плёнка белән капладылар.

Җентекле ремонт барышында подъездларга керү ишекләре алыштырылачак, түшәм һәм стеналар буялачак, култыксалар ремонтланачак, пластик тәрәзәләр, почта тартмалары куелачак, энергияне янга калдыручы яктырткычлар урнаштырылачак. Нәрсә эшләнәчәген гомуми җыелышта йорт хуҗалары хәл итте.

Комаров урамындагы без барып күр-гән 31нче йорт подъездлары тиздән кояш нурларында балкыячак – анда яшәүчеләр стеналарны сары һәм шәфталу төсенә буярга карар иткән.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: