Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 12:33

Җиләккә – Туймазы районына

Төбәк аграрийлары эшен БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче тикшерде

Районыбызга эш сәфәре белән БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов һәм аның урынбасары Ирек Сураков килде. Туймазы районы Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында булды.

“Нерал-Матрикс” хуҗа-лыгында алар кимендә ике мең баш мал асралган заманча терлекчелек фермасын карады.

“Куш-Бүләк” хуҗалы-гында яшелчә үстерү өчен быел төзелгән 1,6 гектар сәнәгать теплицасының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләде.

“Бишенде” хуҗалы-гында чәчү чоры йомгак-лары (авыл хуҗалыгы предприятесе бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчүне төгәлли), югары савым (елына бер сыердан уртача 6025 килограмм сөт савып алына) белән танышты һәм сыер малының көрлеген үзләре күреп инанды (быел ул 12 процентка арткан). Кунакларның игътибарын авыл хуҗалыгы предприятиесенең токымлы чаптарлары җәлеп итте, алар берничә тапкыр республика һәм Русия күләмендә үткән ярышларда җиңүче булды.

Арсланов Р.Р. шәхси предприятиесе җитәкчесе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү серен уртаклашты. Аларга Гафуров авыл советы биләмәсендә кимендә өч гектар җир бүленгән.
Читайте нас: