Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май 2019, 18:34

Мәхәббәт чәчәкләре

Дүрт туймазылының иҗат эшләре “Бәби көтү талантлар ача” картиналар күргәзмәсендә катнашачак

Әгертамакта яшәүче Гүзәл Хәсәнованың ихатасында шулкадәр гаҗәеп манзара, теләсәң-теләмәсәң дә куллар буяу һәм пумалага үрелә.

– Йөрәк астымда кызымны йөрткәндә сурәт төшерү теләге уянды миндә, – ди күп балалы ана. – Бу шөгыль мине башка – тыныч, кызыклы дөньяга алып кереп китә. Вакыт туктап калган сыман тоела. Иремә рәхмәт, минем халәтемне аңлап, мольберт ясап бирде хәтта.

Гүзәл – өч бала әнисе, ике улы һәм бер кызы бар, төпчегенә дүрт яшь. Зур йорт, гаилә, хуҗалык аны иҗаттан – сурәт төшерү һәм чигүдән аермый. Якташыбызның бер картинасы Уфада Конгресс-холлда урын алачак, анда иртәгә “Бәби көтү талантлар ача” күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда, иҗат эшләренең авторлары – бала көткәндә яисә ул тугач, шушы вакыйгадан канатланып картиналар яза башлаган хатын-кызлар. Күргәзмә оештыру – төбәк җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова тәкъдиме. Гүзәлдән тыш, үзенчәлекле күргәзмәдә районнан янә өч гүзәл зат вәкиле катнаша.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: