Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май 2019, 18:57

Гариза буенча уңайлы шартлар

Районда 13 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк

Былтырдан федерациянең “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” программасында шәһәрләр генә түгел, бер меңнән артык кеше яшәгән авыллар да катнаша ала.

Туймазыда быел бу проект кысаларында Октябрь мәйданының татар драма театры янындагы биләмәләрен (фонтан һәм балалар мәйданчыгын) төзекләндерәчәкләр, шунда ук видеоэкран, кече архитектура сыннары, яктырткычлар пәйда булачак. Моннан тыш, “Хәсрәтле ана” һәйкәле, “Родина” мәдәният йорты биләмәләре үзгәрәчәк.

Гафуров авылында (Гафуров авыл советы) программа кысаларында Мәктәп тыкрыгында спорт мәйданчыгын; Илчембәт авылында (Илчембәт авыл советы) Билгесез солдат һәйкәлен ремонтлаячаклар.

Кандра авылында – Нефтьчеләр урамындагы сукмакны, Түбән Троицкий авылында авылдашларына куелган һәйкәлне төзекләндерергә исәплиләр. Собханкулда кече футбол мәйданчыгы төзеләчәк. Нөркәйдә – мәдәният йорты янындагы сукмак, Серафимовка һәм Иске Туймазыда сукмакларда былтыр башланган төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Төмәнәктә мәдәният йорты йорты янында спорт мәйданчыгы җиһазланачак.
Читайте нас: