Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май 2019, 19:14

100 елдан соң шартлау

Гражданнар сугышы елларыннан калган снаряд юк ителгән

Дүшәмбе көнне Тирән-Елга авылыннан (Татар-Олкан авыл советы) ерак түгел шартлау яңгырады.

Уфадан чакыртылган сапёрлар Гражданнар сугышы чорындагы чит илдә җитештерелгән 122 миллиметрлы гаубицаның артиллерия снарядын зарарсызландырды. Андагы уемнар буенча снарядның гаубица көпшәсеннән чыгып очуы, әмма ниндидер сәбәп аркасында шартламавы ачыкланган.

Хәвефле снарядны авыл көтүчеләре табып алган һәм хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Вакыйга урынына полиция, хәрби комиссариат хезмәткәрләре чакыртылган.

Җентеклерәк мәгълүмат tv.rbsmi.ru сәхифәсендә.
Читайте нас: