Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2019, 11:45

Районда унбиш ихата төзекләнәчәк

Шул исәптән авыллардагы алты ихата

Быел республикада ихата биләмәләрен тоташ төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары” программасы эшли башлады. Ул алты елга исәпләнгән.

Бу эш республика бюджетыннан (94%), муниципалитет бюджетыннан (5%) финансланачак.

1 процентын күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре кертергә тиеш.

Быел Туймазы районында программа кысаларында 15 ихатаны төзекләндерү күздә тотыла.

Туймазы шәһәрендә Островский урамындагы 5, 7, 9, 9/1, 10/1; Мичурин ур., 17, 17а, 13/27; “Яшьләр” төбәге, 10, 11, 12, 15, 17, 19; Ленин пр., 23, 25; Төньяк ур., 22, 22а, 32; Щербаков ур., 17б, 19нчы йортлар бу.

Серафимовка авылында – Губкин ур., 4; Ленин ур., 16; 22нче квартал, 4–10, 18, 20.

Дуслык авылында (Гафуров авыл советы) – Комсомол ур., 10, 12, 14, 16.

Кандрада – Нефтьчеләр ур., 12, 14.

Собханкулда – Нефтьчеләр ур., 10 һәм Черняев ур., 9а.

Түбән Троицкийда – Октябрь урамындагы 36, 38нче йортлар ихаталары.
Читайте нас: