Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2019, 11:28

Батырларга мәңгелек дан!

Җиңү көнендә шәһәр урамнары буйлап "Үлемсез полк" атлады


“Үлемсез полк” тантаналары районыбызда 9 Майга кадәр үк башланды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бу чара районның һәр торак үзәгендә диярлек үтте. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар һәм өлкән буын вәкилләре катнашты.

“Үлемсез полк”ның иң күпсанлы сафлары Җиңү көнендә шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтте. Анда кимендә өч мең кеше атлады.

...Ябык, озын гәүдәле ханым “Үлемсез полк”ка өч портрет белән чыккан һәм андагы туганнары турында дулкынланып сөйләде.

– Бүген өч туганым янә сафта, – диде моңсу гына Роза Исхакова. – Тутам – Маһира Мөхәмәтгали кызы Галиева партизан булган. Яшерен исем белән йөргән хәтта – Марго. Энеләре дә сугышкан: Әдһәм Әхмәди улы хәбәрсез югалган, Әхмәтзыя Әхмәди улы, фронттан кайтып, бәхетле озын гомер кичерде.

“Бу минем бабам, ул Берлингача барып җиткән”, “Бу минем дәү әбием – ул санитар булган”... Кулларына туганнарының фотолары урнаштырылган штендерларны кысып тотып, төрле яшьтәге туймазылылар бер сафта атлады. Байтак еллар элек аларның ата-бабалары шулай, иңне-иңгә терәп, фронтка киткән, күпләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмаган.

“Үлемсез полк”та атлаучыларның берсе – Зилә Шакирова чарада катнашуның йөрәк таләбе булуын билгеләде.

– Ватанны яклаучылар хәтерен мәңгеләштерү бу. Фронтта башын салганнарның, хәбәрсез югалганнарның, сугыштан соңгы авыр елларда илебезне тергезүчеләрнең. Без җиңүче халык, үз дәүләтебезне генә саклап калмадык, бөтен дөньяга тынычлык дауладык. Бу чараның киләчәктә дә онытылмаячагына иманым камил, – диде ул.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: