Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2019, 11:27

Урамнарга... тузан суырткыч чыкты

Шәһәр хезмәтләре урамнарны тәртипкә китерүнең яңа ысулларын үзләштерә

Гаҗәпләнмәгез, йорттагы келәм һәм паласлардан гына түгел, шәһәр урамнарыннан да тузан суыртырга мөмкин. Иң мөһиме – дөрес тузан суырткыч сайлау. Дүшәмбе көндез Ленин проспектында махсус машинаның тәртип урнаштыруына шаһит булган туймазылылар үзләре инанды моңа.

Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, коммуналь МК-1500М машинасы бу. Ул җәяүлеләр сукмакларын, ихаталарны һәм башка биләмәләрне җыештыру мөмкинлеге бирә. Су белән юдыртучы тузан суырткыч кебек эшли – һавага күтәрелмәсен өчен тузанны чылата, аннары каты себерке ярдәмендә юлны себерә һәм бакка суырта. Аннары бакта тупланган чүп көнкүреш калдыклары полигонына чыгарыла.

4,5 миллион сумлык яңа җыйнак машинаның (аны сатып алуга акчаны шәһәр бюджеты бүлгән) куәте 300 көнкүреш тузан суырткычыныкына тиң. Өстәвенә, ул тавыш-тынсыз эшли, төнлә җыештырганда бу бик мөһим. Суырткыч өстәмә җиңсә белән җиһазланган, бу җиңсә ярдәмендә үтәргә җайсыз урыннар, чүп савытлары җыештырыла. Машина күптармаклы һәм теләсә кайсы чорда эшли. Кыш көне аның ярдәмендә кар тазартырга һәм юлларга бозлавыкка каршы эремә сибәргә, җәй көне урамнарны сугарырга мөмкин.

Шәһәрләрне чүп-чар һәм тузаннан арындыру зарурлыгы турында республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров кыш уртасында, гыйнварда ук сөйләгән иде. Ул бу эшнең бер генә көнлек булмавын, аның белән даими шөгыльләнергә кирәклеген билгеләде. Һәм Мәскәүдәге Кутузов проспектын мисалга китерде. Радий Фәрит улы сүзләренә караганда, бу проспекттан җәй көне ак оекларда йөрергә була икән. Ул муниципалитет башлыкларына җәй көне шәһәр урамнарын, юлларны, тротуарларны ялт иттереп куярга боерык бирде. “Сезнең өчен бердәнбер чара – тузан суырткычлар һәм су сиптерү машиналары сатып алу”, – диде Радий Хәбиров.

Күрәсең, Туймазыда да урамнар тиздән ялт итәчәк. Беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнарын чистарта башладылар, чөнки анда юл хәрәкәте чәмлерәк. Бәйрәм тантаналарына җыештырып бетерү өчен шәхси эшкуар З.Р. Нәфыйкованың шофёрлары берничә смена эшли.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: