Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2019, 12:04

Онытмыйбыз!

Түбән Бишендедә Бөек Җиңүне койган якташлары истәлегенә обелиск урнаштырыла

Аны киләсе елның 9 Маенда ачу күзаллана. Әлегә исә Түбән Бишенде авылы халкының, бердәм булып, зур эшкә тотынуы турында бәян итик.

Башта чәмлеләр төркеме барлыкка килә. Җыелышта Түбән Бишенде авылында фашист илбасарларына каршы көрәштә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына обелиск урнаштыру зарурлыгы турында сүз кузгатыла. Анда Туган илен яклаган авылдашларының исемнәре булырга тиеш. Һәркайсын атап чыгу зарур – халык шулай хәл итә.

Хәзер бу исемлектә шушы авылдан Бөек Ватан сугышында катнашкан 145 кеше теркәлгән. Әмма исәпкә алынмаганнарны кертү өчен вакыт бар әле. Моны шушы елның сентябренә кадәр башкарырга кирәк. Телефоннар: 8-927-754-59-25, 8-987-474-14-37.

Сугыш солдатларына куелган иске һәйкәл янында постамент урнаштырыла башлаган. Тоташ мемориал комплекс барлыкка киләчәк. Бу уңайдан шушы авылдан чыккан Линар Шәрәфетдинов зур ярдәм күрсәткән.

Обелиск урнаштыру тәкъдимен хуплаган авылдашларын сөендерү өчен проектны тәкъдим итүчеләр концерт оештырган. Авылда клуб юк, шуңа күрә матур игълан элеп, халыкны клубка җыйганнар.

Бу вакыйганың нәрсәсе гаҗәп диярсез, мөгаен? Авыл халкы барысын да үзе эшли. Җыелганнар, карар кабул иткәннәр, әкренләп максатларына баралар. Афәрин, дуслар!

Венера АШИРОВА.
Читайте нас: