1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирән ихтирам йөзеннән, 2019 елдан башлап, илебез биләмәсендә, Латвия, Литва һәм Эстония Рес-публикаларында даими яшәгән, Бөек Ватан сугышы яугире һәм инвалиды булган Русия кешеләренә ел саен Җиңү көненә 10 мең сум күләмендә акчалата ярдәм билгеләнәчәк һәм түләнәчәк.
Акча 9 майга кадәр, пенсия, җәмәгать ярдәмнәреннән аерым түләнәчәк, дип хәбәр итә Пенсия фондының Туймазы район һәм шәһәр идарәсе.