Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2019, 11:57

Авылларда урам һәм кварталлар ремонтлана

Кандралылар авыл юллары торышыннан беренче генә ел зарланмый инде, алардан машинада түгел, җәяүләп тә үтеп булмый.

Кандралылар авыл юллары торышыннан беренче генә ел зарланмый инде, алардан машинада түгел, җәяүләп тә үтеп булмый. Мәсьәләне хәл итүне “Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчәннәре үз иңенә алды. Алар апрель ахырында үзәк урам һәм кварталларны ремонтлауга кереште. Анда алты кешедән торган юлчылар бригадасы эшли.

Предприятие җитәкчесе Раил Хаҗиев сүзләренә караганда, авылда 400 квадрат метр мәйданда асфальт тергезеләчәк. Үзәк урамнарны ремонтлауга акчаны муниципалитет-район бүлсә, квартал эчендәге ремонт авылның идарәче компанияләре исәбенә башкарылачак.

Яз башыннан юлчылар Николаевка, Иске Туймазы, Гафуров авыл советларында эшләргә өлгергән. Кандрадан соң чиратта – Собханкул авыл советы.

Муниципалитет Собханкул һәм Серафимовка авыл советларына юлларны ремонтлауга 100әр мең сум акча бүлгән. Биредә юл түшәмәсен тергезүне “Юл белгече” кушымтасына килгән мөрәҗәгатьләр буенча башларга карар иттеләр. Бу авылларда яшәүчеләр – юллар сыйфаты буенча иң күп дәгъва белдерүчеләр.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: