Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май 2019, 11:39

Бәйрәм чаралары

Җиңү көне уңаеннан районда митинглар, чаралар, концерт һәм очрашулар үтәчәк

7 майда

 11. 00 сәгатьтә “Отдых” кафесында – район Хакимияте башлыгы ветераннар белән очрашачак.

 15.00 сәгатьтә Туймазы 7нче мәктәбендә – “Җиңү көне” тест диктанты. Теләге булган һәркем киләлә. Үзегез белән ручка алыгыз.

8 майда

 10.00 сәгатьтә Кандра-ның Батырлар сукмагында – Бөтенрусия “Үлемсез полк” чарасы, чәчәкләр салу;

 11.00 сәгатьтә Собханкул авылында – “Җиңү язы” митингы;

 11.00 сәгатьтә Серафи-мовканың Дан сукмагында – “Сүнмәс хәтер уты” чарасы.

 12.00 сәгатьтә Кандра-ның “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортында – тантаналы концерт;

 13.00 сәгатьтә Серафимовка стеласы янында – чәчәкләр салу; 14.00 сәгатьтә – автомобильләрдә авыл буйлап үтү; 16.00 сәгатьтә мәдәният йорты каршындагы мәйданда – картинг; 18.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында – концерт.

9 майда

 19.00 сәгатьтә Собханкул клубы мәйданында – “Җырлыйк, дуслар!” концерты.

12 майга кадәр

 Кандра “Юбилейный” мәдәният йортының Хәрби дан музеенда укучылар һәм студентларның экспедицияләрдән алып кайткан ядкәрләре күргәзмәсе эшләячәк.

Бу көннәрдә район һәм шәһәр клублары һәм мәдәният йортларында, китапханәләрдә бәйрәм чаралары үтәчәк.
Читайте нас: