Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2019, 11:44

Парклар маршы үтте

“Парклар маршы” чарасы кысаларында “Кандракүл” табигать паркы хезмәткәрләре Кандракүл мәктәбенең 5-8нче сыйныф укучылары белән күл ярының иске күпер төбәгендә өмә үткәрде.

Аерым сак астындагы табигать биләмәләренә ярдәм итүче халыкара “Парклар маршы” чарасы кысаларында “Кандракүл” табигать паркы хезмәткәрләре Кандракүл мәктәбенең 5-8нче сыйныф укучылары белән күл ярының иске күпер төбәгендә өмә үткәрде. Алар 35 капчык чүп җыйды. Соңыннан күлнең төньяк ярында (Кандра-Котый авылы яклап) парк хезмәткәрләре 150 төп нарат утыртты. Аларга Кандра 1нче мәктәбе укчылары ярдәм итте.
Читайте нас: