Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2019, 11:29

Хыялдагы йорт – чисталык үрнәге

Туймазыда подъездларда тоташ ремонт башланды

Театр кием элгечтән башланса, йорт – подъезддан. Кызганычка, күпфатирлы йортларның күбесенең ишегаллары бүген аяныч хәлдә һәм ремонт таләп итә. Куп-шаклаган стеналар, кубып беткән буяу, ватык плитә, иске агач тәрәзә кысалары һәм ишекләр, яньчелгән почта тартмалары... Подъездларның күңелсез торышына рес-публика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров та игътибар итте. Нәкъ аның тәкъдиме белән республикада подъездларны тоташ ремонтлау буенча күләмле программа тормышка ашырыла башлады.

Ул йортка керү ишекләрен, стена һәм түшәмнәрне, култыкса һәм киртәләрне ремонтлауны, пластик тәрәзәләр урнаштыруны, электр-кору эшләрен күздә тота. Нәрсә эшләнәчәген йортта яшәүчеләр үзләре гомуми җыелышта хәл итә. Стеналарны нинди төскә буярга кирәклеген дә алар сайлый, ремонт сыйфатын күздә тота һәм аннары башкарылган эшне кабул итеп ала.

Туймазыда ремонт эшләре биш йортта үткәрелә. Ленин проспектындагы 6нчы йортта сигез кешедән торган бригада икенче атна подъездларны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Иске буяу һәм акшар салдырылган, стенадагы җимерек урыннар ямалган, түшәмнәр тигезләнгән. Әле төзүчеләр стенаны акшарлый, аннары буяп чыгачак.

Йортта яшәүчеләр стеналарны ачык-фирүзә һәм култыксалар, баскыч мәйданчыкларын, плинтус һәм стенаның аскы өлешен ачык-зәңгәр төскә буярга карар иткән. Алар фикеренчә, ак түшәм белән диңгез төсендәге стеналар чисталык һәм яктылык тәэмин итәчәк.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: