Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель 2019, 12:06

Гөрләшеп үсәрләр нарат, чыршы, юкәләр

Район халкы күмәкләп агач утыртырга чыкты


Яшелләндерү эшләре 27 апрельдә бөтенрусия “Хәтер урманы” һәм республика “Яшел Башкортстан” чаралары кысаларында үткәрелде.

Атнагул авылы янында Туймазы сусаклагычы биләмәсендә алты мең төп чыршы, нарат һәм каен үсәчәк. Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлеген мәңгеләштерү максатында аларны ветераннар, укучылар, студентлар, бюджет тармагы – халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү идарәсе, Пенсия фонды, үзәк район хастаханәсе, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре утыртты.

“Яшел Башкортстан” экология чарасы тоташ республикада үтә, шуңа күрә ирекле ярдәмчеләр һәм чәмле әгъзалар белән беррәттән, җиң сызганып, анда БР Дәүләт транспорт һәм юл төзелеше комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Башнефть” җәмгыятенең Хакимият оешмалары белән эшләү департаментында хакимият оешмалары белән хезмәттәшлек тармагы директоры Рушан Сәетов, Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов катнашты.

Иске Туймазы авылы янында дәүләт урман фонды җирләрендә сигез мең үсенте пәйда булды. Гомуми мәйданы – 2,5 гектар чамасы.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: