Беренче май бәйрәме чаралары 1 майда 11.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында башланачак. Шәһәр халкын концерт һәм бәйрәм сәүдәсе көтә. Спортка мөкиббәннәрне волейбол буенча 1нче спорт мәктәбе беренчелегенә “Олимпиец” спорт комплексында, шахматта көчен сынаячак ветераннарны шәһәрнең үзәк паркында көтәләр. 19.00 сәгатьтә шәһәр паркында – мизгел ачылу уңаеннан концерт.