Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2019, 11:27

Һәр күпер СНиП һәм ГОСТка ярашлы ремонтлана

Районда Өсән елгасы аша салынган инженер корылмалары яңартыла

Николаевка авылы янындагы күпер кимендә ярты гасыр элек төзелсә, Кендектамак янындагысы бер 15 елга соңрактыр. Хәрәкәт көчле М5 трассасында урнашкан объектлар файдалану дәверендә шактый тузган, җитди таушалган. Күптән түгел алар тикшерелде, сыналды, аның барышында өлешләрнең сафтан чыгуы һәм зыянлавы ачыкланды, төп конструкцияләрнең гамәлдәге йөк күтәрүчәнлеге бәяләнде. Шуңардан соң җентекле ремонт турында карар кабул ителде. Заказчы – Федерациянең “Приуралье” автомобиль юллары идарәсе.

Ремонт эше белән Ка-

занның “А.Элит-групп” җәмгыяте шөгыльләнә. Аның 30 белгече объект-та бер ай инде хәзер. Чагыштырмача кыска вакыт кысаларында күперчеләр

байтак эш башкарган. План буенча объектлар ноябрьдә тапшырылырга тиеш, әмма алар ремонтны июльгә төгәлләргә вәгъдә итә.

“А.Элит-групп” җәмгыятенең участок начальнигы Айрат Килмәков сүзләренә караганда, эш тизлеге сыйфатта чагылмаячак. Предприятиенең тәҗрибәсе зур, бу вакытны дөрес куллану, тоткарлыкларга юл куймау мөмкинлеге бирә. Менә бу юлы да тиешле төзелеш чималын алдан сатып алу һәм кайтару исәбенә графикны көйли алдылар.

Күперләр өлешләп ремонтлана. Хәзер уң як полоса төзекләндерелә. Төзүчеләр күпер түшәмәсен өрлекләргә кадәр сүткән. Әле консоль өлешләр ныгытыла. Эш төгәлләнгәч ике кат асфальт түшәләчәк. Күпер өстендә су җыелмасын өчен (күперчеләр корылмаларның иң явыз дошманы дип атый моны), дренаж-үткәрү торбалары һәм су китү рәшәткәләре урнаштырачаклар.

“А.Элит-групп” җәяү-леләрнең хәвефсезлеге турында да кайгыртачак – тротуар белән автомобиль юлы арасында, металлны чыдам пластикка алыштырып, каршылык киртәләре һәм култыксалар урнаштырылачак.

Ремонт барышында төзүчеләр терәү һәм баганаларны ныгыта, аңа кадәр пычрактан һәм какшаган бетоннан арынганнар. Ачыкланган ярыклар ямала, терәүләр махсус ремонт катнашмасы белән йөзләнә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: