Язга чыгып, көннәр җылыту белән эш дәвам итте. “Стройголд” җәмгыяте эшчәннәре биредәге эскәмияләрне буяды, хәтер комплексы уртасында урнаштырылган гранит ташны яңартты. Әле төзүчеләр күчә һәм тарала башлаган брусчатканы алыштыра. Шушы көннәрдә элеккесе урынына яңа гранит плитә урнаштырылачак, аңа уеп язылган сүзләр Георгий тасмасы белән каймаланган. Ремонт өчен акчаны шәһәр биләмәсе бүлде.