Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2019, 12:10

Мичурин урамында “агачлар” үсеп чыкты

Алар берничә сәгать эчендә барлыкка килде

Мичурин урамында юл буенда шәмәхә төстәге металл “агачлар” пәйда булды. Үзенчәлекле корылмалар “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте эшчәннәре тарафыннан шәһәр билә-мәсе хакимияте акчасына әзерләнгән.


Юл-хәрәкәт хәвефсезлеген арттыру максатында былтыр көз биредә барлык куаклар төпләп алынды, чөнки алар шофёрларга юл аша чыккан җәяүлеләрне күрергә комачаулый иде.

Шәһәр җитәк-челәре яз җитүгә чирәмлек үзгәрәчәк дип вәгъдә итте. Вәгъдә үтәлә башлады. Төнлә янып торучы яңа металл корылмалар янәшәсендә тиздән чәчәкләр утыртылачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: