Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2019, 12:33

“...Елмайдык!”

Йортта яшәүчеләр күмәкләп өмәгә чыккан һәм гәзиткә фото җибәргән

Гадәттә: “Бер подъездда яшәп, күршеләрнең исемен дә белмибез. Иртән исәнләшәбез дә, башкача аралашмыйбыз...” – дигән сүзләр ишетергә туры килә.

Аның каравы, Достоевский урамындагы 3нче йортта бер түбә астында 17 ел инде 45 гаилә гомер итә. Подъездларда чиста һәм тәртип, тәрәзәләрдә матур пәрдәләр. Кешеләр бергәләп экология өмәләре үткәрә, чәчәкләр һәм агачлар утырта. Ихатада үскән каен, чыршы һәм чаганнар – элек биредә яшәгән Николай Якунин истәлеге. Башкалар да аның үрнәгендә куак һәм агачлар утырткан, хәзер ихатада чыршы һәм алмагачлар гөрләп үсә.

Күптән түгел күпкатлы йорт республиканың “Үрнәк күпкатлы йорт” бәйгесендә җиңү яулаган, анда яшәүчеләр исә 100 мең сум грантка ия булган. Ул акчага балалар мәйданчыгы җиһазланган.

6 апрельдә алар күмәкләп өмәгә чыккан. Шундый чарадан ничек читтә каласың? Күңелле итеп эшләгәннәр. Беренчеләрдән булып тәртип урнаштырырга пенсионерлар Сәгыйть Галимов белән Мәдинә Закирова, ирле-хатынлы Латыйповлар һәм Низаметдиновлар чыккан. Истәлеккә фотога төшкәннәр һәм гәзит редакциясенә җибәргәннәр хәтта.
Читайте нас: