БРның күптән түгел кабул ителгән “Башкортстан Республикасының Идарә җаваплылыгы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 95нче законы машиналарны чирәм-чәчәклекләр, балалар мәйданчыкларында калдырган яисә аннан үткән өчен штраф күләмен арттырды. Нәтиҗәдә 9-16 апрельдә Туймазы районының Идарә җаваплылыгы комиссиясенә бу законнан тайпылган шофёрларга карата 88 гариза тапшырылды.
– Әле ДЮХИИ бүлегенә үтенеч әзерләнә, алар рөхсәт ителмәгән урында машинасын калдырган шофёрлар турындагы мәгълүматны ачыклау-төгәлләү мөмкинлеге бирәчәк, – ди комиссия рәисе Рөстәм Мөхәмәтдинов. – Гади халыкка – 1-2 мең, вазифалы затларга – 5-10 мең, хокукый затларга 20-30 мең штраф яный. Хокук кабат бозылган очракта – икеләтә штраф.
Комиссиягә мөрәҗәгать иткәндә гаризада мөрәҗәгать итүченең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, җавап юлланачак почта адресы (электрон хәбәр җибәрелсә – электрон почта адресы), көне күрсәтелә, имза куела. Шулай ук мөрәҗәгатьтә хокук бозу урыны да күрсәтелә (урам исеме, йорт саны), машинаны күрү көне һәм вакыты, аның дәүләт номеры, мөмкин булса, маркасы, моделе һәм төсе. Комиссиягә юлланган гаризада законнан тайпылу очрагының фотосы һәм видеоязмасы булу зарур. Аларда машинаның чәчәклеккә кереп туктаганы, аның дәүләт номеры, шулай ук якындагы бинаның сурәте ачык күренергә тиеш.
Гариза формасы район Хакимияте сәхифәсендә “Идарә җаваплылыгы комиссиясе” бүлегендә урнаштырылган.
Әйткәндәй, хокук бозучылардан комиссиягә килгән аңлатмаларда транспорт-ны чәчәклектә һәм балалар мәйданчыгында калдыруның сәбәбе сыйфатында йорт янында машина кую урыннары җитмәү күрсәтелә.
– Район халкы, “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” дәүләт программасында катнашып, машина кую урыннарын киңәйтә ала, – ди район Хакимиятенең сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә бүлеге начальнигы Илдар Еникәев. – Моннан тыш, ел саен район юл-хәрәкәт хәвефсезлеге комиссиясе утырышларында 10-12 йорт янында машина кую кесәләре оештыруга рөхсәт бирелә.
Әгәр йортыгыз янындагы автомәйданчыкны киңәйтергә хыяллансагыз, юл-хәрәкәт хәвефсезлеге комиссиясенә мөрәҗәгать итегез. Гаризага йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсен, төзелеш-җир эшләрен үткәргечләр хезмәтләре белән килешүен һәм машина кую урыны урнашу схемасын теркәү зарур.
Нигездә халык акчасына комташ түшәмәле машина кую урыннары төзелә. Киләчәктә халык теләге белән һәм алар акчасына бу урыннарга асфальт түшәлү ихтимал.
“Биләмәне яшелләндерү” нәрсәне аңлата? Рәсми текстка ярашлы рәвештә, “җир биләмәсенең үләнле, чәчәкле һәм (яисә) агач-куаклы, бордюр, таш һәм (яисә) җәяүле сукмаклары, велосипед юллары, юлларның (тротуарлар, юл чите) каты түшәмәсе белән чикләнгән өслеге” бу. Кыскасы, хәзер чирәмлекләр, балалар һәм спорт мәйданчыкларында машина калдыру тыела.