Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 апрель 2019, 11:25

Уч төбендәге шәһәр

Үзәк мәдәният һәм ял паркы җәйге чорга әзерләнә


Яз җитү белән парк бала-чаганың шатлыклы авазына күмелде. Алар футбол һәм куышлы уйный, таучыкларда шуа. Тиздән биредә аттракционнар эшли башлаячак: “Аккошлар”да бөтерелергә, күзәтү тәгәрмәчендә һавага күтәрелергә мөмкин булачак. Әйткәндәй, диаметры 28 метрлы тәгәрмәч – халыкның иң яраткан корылмаларының берсе. Бу аңлашыла да: аның иң югары ноктасыннан шәһәребез уч төбендәге кебек күренә. Ул 1991 елда урнаштырыла һәм шул чордан алып аны химия машиналары эшләү заводы хезмәтләндерә. Ел саен җәйге чор башланыр алдыннан предприятиенең ремонт-механика хезмәте аны көйли-ремонтлый һәм салават күперенең барлык төсләренә буйый.

– Мондый күзәтү тәгәрмәчләре берьюлы бездә һәм күрше Октябрьскийда урнаштырылды, – ди парк директоры Дмитрий Ващук. – Әмма күршеләрдә ул артык тузу сәбәпле күптән сүтелде, безнеке исә “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” предприятиесе хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләвен дәвам итә. Аттракционнарны сипләү-тәрбияләүгә “Туймазытехуглерод” һәм “Тимер-бетон эшләнмәләр заводы” җәмгыятьләре дә үз өлешен кертә.

Паркның барлык 12 аттракционы да техника тикшерүен уңышлы үткән һәм файдалануга рөхсәт алган. 29 һәм 30 апрельгә тиешле хезмәтләр катнашлыгында аларны кузгатып карау күздә тотыла. Аннары алар тулы куәтенә эшли башлаячак.

Моннан тыш, безнең биләмәдә берничә шәхси аттракцион эшләячәк, алар да хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә.

Паркка килүчеләргә уңайлы булсын өчен аның биләмәсендә сәүдә оештырылачак. Өстәвенә, эшкуарларга арендаланган урынга түләргә туры килмәячәк. Әмма хәмер һәм тәмәке сатучылар кертелмәячәк.

Аттракционнарны әзерләү белән беррәттән парк белгечләре төзекләндерү эше дә алып бара: җәйге амфитеатр ремонтлана, эскәмияләр буяла, кече архитектура сыннары пычрактан арындырыла. Студентларны җәлеп итеп, өмәләр даими үткәрелә. Иң чәмле һәм намуслылары – медицина колледжы студентлары, алар беркетелгән биләмәсен һәрвакыт тәртиптә тота.

Җомга көнне бөтен биләмә (15 гектар!) талпаннарга каршы эшкәртелә башлады. Акчаны шәһәр биләмәсе хакимияте бүлде. Чиратта – кимерүчеләргә каршы эшкәртү. Ул республика бюджеты исәбенә үткәреләчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: