Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2019, 19:42

Гасырлар зирәклеген саклаучы

Иске Туймазы китапханәчесе Венера Дәүләтшина республиканың 100 еллыгына кечкенә музей оештырган

Борынгы көнкүреш кирәк-ярагы, савыт-саба, чүпләмле сөлге, чаршауларны Венера Мөхәмәтҗан кызы бөртекләп туплаган. Китапханәче буларак, ул авырып торган авылдашларына китапларны өенә китереп бирә. Юк-юк та, кемнеңдер өй алдында яки алачыгында “музей ядкәрләре” күзенә чалына – бу борынгы китаплар, агач савыт-саба, мичкәләр, сөлге, кием-салым, бәллү...

Бервакыт чын туку станогына юлыккан. Авылдашлары турындагы мәкаләләр, хикәяләр, документлар тупланмасы – горурланырлыклары бар. Шунда ук кимендә ун буыны барланган берничә шәҗәрә.

– Бүген халык мәгъ-лүматны интернеттан ала. Әмма ул һәрчак дөрес һәм тулы булмый. Шуңа күрә китаплар, күптәнге вакыйгаларның документаль дәлилләре беркайчан да кадерен югалтмаячак, – дип раслый Дәүләтшина.

Авылның тагын бер казанышы – өлкән яшьтәге авылдашларына да шундый сакчыл, ихтирамлы мөнәсәбәттә ул. Китапханәче ике ел инде төбәк ветераннар советын җитәкли. Төрле вакыйгалар уңаеннан үткәрелгән рәсми чаралардан кала, Венера Мөхәмәтҗан кызы мөмкин кадәр ешрак ветераннарның хәлен белергә тырыша. Бигрәк тә аларның берәрсе авырып китүен ишетсә.

– Кеше бер үзе генә яши алмый. Башкалар янында җылыга тиенә ул. Шуңа күрә яшьрәкләр картларны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, – ди ул. – Олы кешегә күп кирәкми. Җылы сүз, ихлас сөйләшү, бер кап чәй һәм печенье. Янә яшәргә көч табыла.

Дәүләтшина тагын бер күләмле проект белән мәшгуль: барлык катлам ветераннарының фотолары урын алачак альбом төзи. Алар авылда кимендә 500ләп. Кеше китә, хатирәләр кала.


Читайте нас: