Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2019, 18:48

Чокыр-чакырларга каршы — “ямаулык”

“Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл ремонтлау-төзү идарәсе белгечләре юлларны ремонтлый һәм якын-тирә объектларны төзекләндерә

Чокырларны ремонтлау-ямау эше ел әйләнәсенә башкарыла. Әмма шулай да эшнең күп өлеше нәкъ язгы чорга туры килә, шуңа күрә юл хезмәтләре алдында мәшәкатьле урыннарны ачыклап, алардан арыну һәм автомобильчеләр өчен хәвефсез хәрәкәт тәэмин итү бурычы тора.

– Төп юлларга җентекле ремонтны без май-октябрьдә ясыйбыз, чокырларны исә ел әйләнәсенә диярлек сиплибез, – ди “Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Раил Хаҗиев. – Без гомуми кулланылыштагы 432 километр республика, муниципалитетара һәм төбәк әһәмиятендәге юлларны хезмәтләндерәбез, анда исә эш һәрвакыт җитәрлек.

Көннәр җылытканны көтеп тормыйча, ялгаш-чокырлардан арынырга предприятиегә салкын асфальт түшәү технологиясе ярдәм итә. Белгечләр сүзләренә караганда, аның белән хәтта суыкларда да эшләргә мөмкин. Кыйммәтрәк чара, әлбәттә.

– Бу чокырларның киңәю-тирәнәюенә юл куймаучы вакытлыча чара, димәк, юл-транспорт казаларын киметү мөмкинлеге дә, – дип аңлата Раил Александрович. – Әлеге эш белән ике бригада һәм 12 берәмлек техника мәшгуль. Ул ике юнәлештә бара: Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы һәм Туймазы-Серафимовка-Түбән Троицкий-Усман -Ташлы (Ярмәкәй районы).

Уртача тәүлеклек һава температурасы 10 градус җылыдан күтәрелсә, юлларны гадәттәгечә кайнар асфальт ярдәмендә ремонтлый башлаячакбыз. Без аны үзебезнең асфальт-бетон заводында җитештерәбез – хәзер биредә көйләү-тоташтыру эшләре бара.

Берьюлы төзекләндерү эшләре дә башкарыла – юлчылар автотрасса буенда урнашкан автопавильоннарны, каршылык-киртәләрне, юл билгеләре баганаларын буйый, автомобильчеләргә күз күремен каплаучы куакларны кисә, чүп җыя.

Предприятиенең техникасы күп булуга һәм хезмәт мөмкин кадәр механикалаштырылуга карамастан, элеккечә эшче кулларга ихтыяҗ зур. Юлчыларның эш тизлеге һәм авыр хезмәт шартларына (ачы җилдә дә, эссе кояш нурлары астында да эшләргә туры килә) һәркем түзәлми. Иң чыдамнар гына кала.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: