Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 11:30

Торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагында яңа технологияләр

Республиканың 100 еллыгына районда җылылык тәэминаты системаларын камилләштерү проекты тормышка ашырыла

Соңгы ике елда республиканың үткәргечләр тармагын камилләштерү программасы кысаларында районда муниципалитет җылылык трассалары күләмле үзгәртеп корылды, Туймазы, Кандра, Серафимовкада биш заманча казанлык файдалануга тапшырылды. Безнең хәбәрче яңа объектларның берсендә булды.


Туймазыдагы 7нче казанлыкны “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыяте операторы – торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагында кимендә 20 ел эшләгән Елена Балашова хезмәтләндерә.

– Элек мин эшләгән иске казанлык 50 елдан артык хезмәт итте, – ди Елена Заһит кызы. – Ышанычлы иде ул, әмма һәрнәрсәнең чиге була. Анда караңгы, салкын, тавыш иде. Сменада –

4 кеше. Казанлыкны әзерләү, аңа ягу, шартламасын өчен газны көйләү эшләрен кулдан башкардык.

Хәзер биредә акыллы техника идарә итә: мин бер төймәгә басам һәм эш автомат рәвештә башлана, аннары аны датчиклар көйли. Мин сменага берничә тапкыр идарә калканыннан җиһазлар күрсәткечен тикшерәм һәм журналга терким, калган вакытны операторның тыныч һәм уңайлы бүлмәсендә үткәрәм.

Чагыштырып карасак, иске казанлыкта мин озак вакыт сәнәгать бинасында була һәм җиһазларны җентекле күзәтә идем, казаннар гүләвеннән смена ахырына башым чатный башлый.

Әйткәндәй, иске казанлыкның файдалы эшчәнлек коэффициенты кимендә 80% тәшкил итсә, яңасыныкы – 95%.

Моннан тыш, яңалык тышкы климат-контроль системасына ия. Кыскасы, йортлардагы батареялар хәзер урамдагы температурага бәйле җылытыла.

Экология ягыннан чисталыгына килгәндә, төссез һәм иссез төтен кимендә 30 метр биеклектә тарала.

Берничә ай инде эшкә яхшы кәеф белән йөрим һәм “акыллы” казанлык өчен рес-публикага рәхмәт әйтергә телим.

Эмиль МУСИН.
Читайте нас: