Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 11:35

Сәнәгатьчеләрне борчыган мәсьәләләр – Хөкүмәт күз уңында

Район Хакимиятендә халыкны Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин кабул итте.

Район Хакимиятендә халыкны Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин кабул итте.

Аңа тимер юл буенча чимал ташуга, таможняда җиһазларны рәсмиләштерүгә кагылышлы һәм ташламалы дәүләт программаларына кушылуга бәйле мәсьәләләр уңаеннан сәнәгатьчеләр мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, “Туймазытехуглерод” җәмгыяте директоры Илгиз Котышев хәбәр итүенчә, техника углероды җитештерү өчен тәгаенләнгән чимал төялгән вагоннар даими рәвештә тоткарлана, бу җитештерү эшчәнлеген әкренәйтә.

– “Русия тимер юллары” җәмгыяте саллырак клиентларны вакытында хезмәтләндерә, без исә зыян күрәбез, – диде ул. – Юлчыларның я тепловозы җитми, я тагын берәр мәшәкате туа. Моннан тыш, предприятие экспортлау чыгымнарын субсидияләүче дәүләт программасына кертелгән объектлар исемлегеннән төшеп калган.

(Ахыры 2нче биттә).
Читайте нас: