Бу көнне оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, студент-яшьләр шәһәр һәм авыл урамнарын, беркетелгән биләмәләрне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыгачак.
Экология өмәсе 9.30 сәгатьтә берьюлы өч урында – шәһәр мәйданында, Хәсрәтле ана һәйкәле һәм Хастаханә урамындагы фонтан янында башланачак. Аннары чарада катнашучылар үз биләмәләренә таралып, кыш буе җыелган чүп-чардан арыначак.
Бу көнне үзәкләштерел-гән чүп чыгару оештырылачак, хезмәткәрләр өчен эш коралларын, перчатка һәм талпаннардан саклану чараларын эш бирүче хәстәрләргә тиеш.