Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 12:52

Бинаның йөзе матур булырга тиеш

Заманча төзелеш чималлары балалар дәваханәсен дымнан, кояш һәм механик зыяннан саклаячак

Безнең хәбәрчеләр балалар дәваханәсе төзелешенә барган юлга тузан төшерми. Әмма соңгы айларда биредә нинди үзгәрешләр булуын белсәгез икән!

Хәзер төзелештә төрле юнәлештәге 105 белгеч хезмәт сала. Кырмыска оясы инде менә! Стеналарны тигезлиләр, плитә ябыштыралар, коридор буенча кабель сузалар – элемтә урнаштыралар... Вентиляция коручылар, сантехник-лар, сваркачылар эшли. Һәм, әлбәттә, йөзләүчеләр, алар эшләренең байтак өлешен башкарган инде – 70 проценты төгәлләнгән! Бер атнадан балалар хастаханәсенең җилләтелүче тышкы ягы әзер булачак.

Мөнир Галиев 3нче төзелеш идарәсендә алдынгы белгечләрнең берсе. Ун еллап инде биналарның тышкы ягын йөзләү һәм җылыту-төрү белән шөгыльләнә. Чулпанда тугыз катлы торак йортлар стеналарына пенопласттан саклык катламы урнаштырганда 30 метр биеклектә күтәрткеч кран бишегендә эшләгән чак-лары да булган. Заманча төзелеш чималы бинаны дымнан, кояш тәэсиреннән һәм механик зыяннан сак-ларга тиеш.

Мөнир Мөсәвир улы – аз сүзле кеше. Әмма ул да кайчак хис-тойгыларын йөгәнли алмый:

– Кандрада өч катлы йортны “төрдем”, Серафимовка, Дуслыкта эшләдем. Бар җирдә дә кешеләр яши, шушы йортларда минем һәм иптәшләремнең өлеше булуына сөенәм.

Балалар дәваханәсе кебек объект булганы юк әле бездә. Иске бина кечкенә, балалар ишәя, шәһәр үсә. Дәваханә күптән кирәк. Шуңа күрә намус белән эшлибез. Башта бинаны җылытачакбыз – югыйсә анда суык булачак, аннары акшарлап, буяп чыгачакбыз. Тышкы як – бинаның йөзе . Ул матур булырга һәм озакка чыдарга тиеш.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: