Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2019, 11:29

Яшьләрдән үрнәк алабыз!

6 апрельдә республикада экология өмәләре башлана


Киләсе айда республи-каның барлык торак үзәкләрендә өмәләр үтәчәк. Биләмәләрне төзекләндерү, ремонтлау һәм яшелләндерү чаралары планлаштырылган, шул исәптән юлларны ремонтлау, коймаларны буяу, юл буендагы ташларны акшарлау, агачларны кисү. Бу көнне көтеп тормыйча, туймазылылар әкренләп урам, ихаталарны җыештырырга чыга.

6 апрельдә күмәк өмәгә районның хезмәт коллективлары, студент яшьләре, мәктәп укучылары чыгачак.

Хәзер эш урыны, күләме һәм төрләре билгеләнә, эш кораллары хәстәрләнә.

Мәсәлән, педагогия колледжына беркетелгән зур биләмәне кыш буе тупланган чүптән тазарту зарур. Стадион һәм спорт мәйданчыгы кергән үз биләмәләреннән кала, студентларга шәһәр паркын һәм Островский урамын (Комаров урамыннан Октябрьнең 70 ел. урамына кадәр), шулай ук Яшьләр сукмагын тәртипкә китерергә кирәк.

Булачак педагоглар ел саен Өсән елгасы буйларын, сабан туе акланын, халык күпләп җыелган төбәкләрне җыештыруга җәлеп ителә, оешма янындагы гаражлар арасындагы чүпне чыгара.

Битараф булмаган кешеләр дә үз ихаталарын тәртипкә китерә ала. Күпкатлы йорт ишегалларында эш барысына да җитәчәк: чүп җыярга, эскәмияләрне буярга, стеналарны язу һәм игъланнардан тазартырга, куаклар, чәчәкләр утыртырга кирәк. Кушылыгыз! Уртак йортыбызда бергәләп тәртип урнаштырыйк.

Анфиса АИТОВА.



Читайте нас: