Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2019, 11:49

Көмеш бүләкле янгын көрәшчесе

Янгын сүндерүчегә янгын да, көндәш-батырлар да куркыныч түгел

Рязаньда билбаулы көрәш буенча Русия Кубогы үтте, анда бөтен Русиядән 200ләп егет һәм кыз катнашты.

Алар исәбендә туймазылылар да бар иде. Эшен Башкорт дәүләт аграр университетында уку белән бергә алып барган 2нче спорт мәктәбе инструкторы Айнур Сыртаев һәм Стәрлетамак физкультура колледжы студенты Рәзил Шабиев ярыш җиңүчеләре дип танылды.

Федерациянең янгын хәвефсезлеге хезмәте БР 12нче отряды 48нче янгын-коткару бүлеге өлкән янгын сүндерүчесе, кече эчке хезмәт лейтенанты, аграр университет студенты Илдар Кашапов көмеш медаль яулады. Ләйлә Сибәгатуллина (2нче спорт мәктәбе инструкторы,

М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты) – бронза бүләк иясе. Спортчыларны Ринат Еникәев күнектерә.
Читайте нас: