Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2019, 11:46

Йортта яшәүчеләр тату булмаса, эш бармаячак

“Яшьләр” төбәгендәге тулай торакларда яшәүчеләр нишләп душ бүлмәләре мәсьәләсен хәл итә алмый?“Яшьләр” төбәгендәге тулай торакларда яшәүчеләр нишләп душ бүлмәләре мәсьәләсен хәл итә алмый?


Җәмәгать челтәрләре аша республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировка һәм район Хакимияте башлыгы Айдар Суфияновка мөрәҗәгать иткән туймазылыларның үтенечләре ничек хәл ителүе турында бәян итүне дәвам итәбез.

“Яшьләр” төбәгендәге 10, 12, 15нче тулай торакларда хәл ителәсе мәсьәләләр бер генә ел тупланмаган. Әмма республикада подъездларны ремонтлау программасы гамәлгә керүен ишеткәч, бу йортларда яшәүчеләрнең берсе түзә алмаган.

“10, 12, 15нче тулай торак-лар кайчан ремонтланыр икән? – дип яза Азалия Латыйпова “ВКонтакте”да район Хакимияте башлыгына. – Безнең душ бүлмәләрен күрсәгез иде сез. Кыш көне стеналарда боз һәм кар, җәй көне – күгәрек, санитария таләпләре турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Краннар эшләми яисә бөтенләй юк, даими тыгылучы канализациядән килгән искә чыдарлык түгел”.

Халыкны идарәче компания вәкиленең җавабы канәгатьләндермәгән. Алар җәмәгать челтәрләрендә дәгъва белдерә башлаган. Безнең хәбәрче фотохәбәрче белән тулай торакларда булып кайтты.

...10нчы тулай торак подвалында чыннан да салкын һәм шыксыз, душ бүлмәсе ишеге ябылмый. Әмма сусипкеч һәм краннар үз урынында. Салкын һәм кайнар су бар. Җәмәгать челтәрләрендә халык зарланган сасы исне сизмәдек. Хәер, күнегелмәгән хәл-торыш кызганыч булып күренде. Бикләнмәгән шыксыз бинада ничек юынасың инде? Биредә яшәүчеләр сүзенә караганда, анда торыр җире булмаган бәндәләр еш кунак икән.

– Йорт башта бер, аннары икенче идарәче компания карамагында булды. Алар икесе дә бөлгенлеккә төште. Үткәргечләрне караган кеше дә булмады, – дип сөйли тулай торакта яшәүче Лилия Гыймазиева. – Без, мәсәлән, үз секциябездә душ бүлмәсе җиһазладык, башка катларда яшәүчеләрнең кайберләре дә шулай эшләде. Башка биналарда юыну өчен кладовкаларны җайлаштырганнар.

– Шушы мәсьәлә тикшерелгән гомуми җыелышка 150 фатир хуҗасының 25е генә килде, – ди йорт комитеты рәисе Зөлфия Кәримова. – Ул бушка узды. Байтак кешеләр өчен торак-үткәргечләр хезмәтләренә түләмәү гадәти күренешкә әверелеп бара. Узган айдан гына кешеләр исәп җиһазлары күрсәткечләрен тапшыра башлады. Душ бүлмәләреннән кладовка эшләүчеләр аларны бушатудан баш тарта, йортның уртак милке бу, югыйсә. Идарәче компаниягә катгый карар кабул итәргә вакыттыр дип уйлыйм.

– Биредә беркемгә бернәрсә кирәкми, – ди 12нче тулай торакта яшәүче Ирина (ул үзен шулай атады). – Чөнки күпләр бүлмәсен арендага бирә һәм торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен түләми. Мин туганнарымда юынып йөрим. Кайберәүләр маэмайларын су коендырган подвалда юынасым килми.

“Северное” идарәче компаниясе җәмгыяте директоры Илнур Гәрәев сүзләренә караганда, өч тулай торакның һәркайсында – 150 торак хуҗасы һәм шуның 40-60ы гына бүлмәләрдә үзләре яши. Калган бүлмәләрдә хуҗаларның танышлары яисә туганнары көн күрә. Бу йортларда торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен бурыч 1 миллион 342 мең сум тәшкил итә. Аны бурычлылардан суд аша юллап алу мөмкин түгел, чөнки милекләре юк.

– Халыкның җыелышларга йөрергә теләмәвен исәпкә алып, без душ бүлмәләре мәсьәләсен хәл итү өчен читтән торып тавыш бирү үткәреп карарга булдык. Әмма 10-15 кеше генә хәбәр җибәрде, – ди ул. – Шуңа карамастан, “Яшьләр” төбәгендәге 10нчы йортта күптән түгел подвалда душның канализация торбаларын алыштырдык, яктыркычларны тергездек, сусипкечләр урнаштырдык. Душ бүлмәләрендә краннарны даими алыштырып торабыз, әмма аларны биредә яшәүчеләр үзләре урлап чыга.

Быел үзәк җылыту системасы торбаүткәргече ятагын салкын һәм кайнар су тәэминаты, су үткәрү ятагын өлешчә алыштыру, бик-эшермә арматурасын тикшерү зарур. Әмма бу йортларда яшәүчеләр үзләре дә оешырга, һәр катта душ бүлмәләрен тергезүгә яисә подвалдагы душ бинасын тәртипкә китерүгә өстәмә иганә җыю турында карар кабул итәргә тиеш. Чимал бәясен (фатирдан 2000-3000 сум тирәсе) түләү дә җитә.

Тулай торакны җентекле ремонт планына да кертергә мөмкин. Әмма моның өчен торак хуҗалары җыенын үткәрү, беркетмә төзү, торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен бурычларны түли башлау зарур. Әлегә бүлмә хуҗаларының байтагы душ бүлмәләре, подвал, коридорларның аларның уртак йорт милке булуын аңлап бетермичә, хәлне яхшыртып булмаячак.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: