Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2019, 12:30

Мин Дунька түгел, Авдотья Ивановна!

Туймазы районының тәүге балалар бакчалары турында китап языла

Әниләр өчен кулай вакытта эшлиләр

Туймазы районында мәктәпкәчә мәгариф системасы үсеше тарихы аның илебездәге үсеше белән тыгыз бәйле. 1919 елның 25 декабрендә халык мәгарифе эшчәннәренең I Бөтенбашкорт съезды үтә. Төрле мәсьәләләр тикшерелә, шул исәптән балалар бакчасы оештыру һәм алар өчен эшче-алмаш әзерләү.

Архив мәгълүматлары буенча, безнең райондагы балалар оешмалары турында беренче тапкыр 1920-1925 елларда телгә алына. Чокадытамак, Бересклет хуҗалыгы, Балтай, Кандра-Котый, Яхшай авылларында балалар оешмалары җәмәгать башлангычында һәм әниләргә кирәкле сәгатьләрдә эшли. Балалар анда имчәк яшеннән сигез яшькәчә түләүсез йөри. Шартлар шәптән булмый: өстәлләр, утыргычлар, савыт-саба җитми, шуңа күрә балаларны чиратлап ашаталар.

Тәүге биш еллык дәва-мында (1928-1932 еллар) илдә югары үсешле сәнәгать оештырырга, колхоз һәм совхозларны үрнәклегә әйләндерергә кирәк була. Моның өчен хатын-кызларны көндез бала караудан азат итү таләп ителә, шуңа күрә мәктәпкәчә оешмалар булдырыла. Бу максатта агач корылмалар, кулакларның бушатылган йортлары, шулай ук гыйбадәт йортлары бүленә, мәсәлән, Иске Туймазыда һәм Туктагулдагы кебек.

Туймазы совхозы, Түбән Троицкий һәм Туймазы шәһәре 1нче балалар бакчаларының үсеш тарихы – райондагы күпчелек кечкенә балалар бакчаларының язмышы ул, аларның төп максаты балаларны ашату, киендерү, сыендыру була. Авыр 30нчы елларда кайбер гаиләдә балалар ачлыктан шешенә. Балалар бакчасы алар өчен исән калу чарасына әверелә.

Түбән Троицкий бистәсендә борынгы постау комбинатын үзгәртеп кору мәсьәләсе кузгатыла. Эшче хатын-кызлар кулларына ихтыяҗ зур була. 1928 елда бистәдә балалар бакчасы ачыла. Ата-аналарның күбесе бу яңалыкка шикләнеп карый, балаларын бакчага бирергә теләми. Тәрбияче Анна Каптелинина мөселман гаиләләре буенча йөреп, балалар бакчасында сабыйның тук, каралган булачагы турында сөйли. Шулай үгетли-үгетли балаларны алып китә. Мөдир Мария Ивановна Малахова балаларны ашатуны оештыру өчен ат җигеп, авыллар буенча чыгып китә һәм халыктан азык-төлек сатып алып кайта. Кулай бина булмау сәбәпле, бистәдәге балалар бакчасы дүрт ел дәвамында бер бинадан икенчесенә күченә, 1932 елда гына аның өчен бер катлы бина төзелә.

Туймазыда тәүге даими балалар бакчасы 1931 елда ачыла. Ул хәзерге Суворов урамы һәм Клуб тыкрыгы чатындагы агач бинада урнаша. Район Советы башкарма комитеты җиһаз, кирәк-ярак сатып алу өчен акча бүлә, туклану ата-аналар исәбенә оештырыла. Тәүге мөдире итеп В.П. Бессонова тәгаенләнә. Байтак еллар бу бакча укыту-тәрбия эшен оештыру җәһәтеннән башкаларга үрнәк була. Нәкъ шунда 1936 елда балалар өчен беренче Яңа ел тамашасы оештырыла. Хезмәткәрләр чыршы бизи, бүләкләр, костюмнар әзерли.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Гашүрә Кирсанова.



Читайте нас: