Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2019, 11:39

Чокырларга таш тезү – вакытлыча чара

Туймазыда чокырларны ремонтлыйлар

Мартта чокыр-чакыр автомобильчеләрне гадәттәгечә мыгырдарга мәҗбүр итә: “Чокырларны әкрен ремонтлыйлар, җитмәсә, кирпеч тезәләр, асфальт та салмыйлар”. “ДорСтрой” җәмгыяте директоры Сергей Полевтан юлларның кайсы өлешләре ремонтлануы, кайсыларында ремонт көтелүе белән кызыксындык.

Аның сүзләренә караганда, 12 мартка кадәр гөрләвекләр һәм төнге кыраулар чокырларны сыйфатлы ямау мөмкинлеге бирмәгән. Мартның икенче ункөнлегеннән башлап, “кайнар” асфальт ярдәмендә шәһәрнең ике юл кичүендәге һәм тоннельдәге чокырлар ямалган – тоташ алганда 80 квадрат метр бу. Аннары сайлап алып Октябьнең 70 еллыгы, Луначарский, Чапаев, Островский, Горький, Комаров (“Солнечный” төбәге) урамнары, Ленин проспектындагы, тоннельгә төшкән юлдагы, Октябрь мәйданындагы чокырлар сипләнгән. Юл эшчәннәре брусчатканы ныклыгы буенча бетонга тиңли. Бу күптапкыр кулланылучы чимал, ул үзенең ышанычлылыгын раслаган. Чокырларны асфальт белән ямасалар, төнге салкында ул ярылачак.

– Үзәк урамнарны ремонтлаганнан соң юлларның кибүенә карап, башка түшәмәләргә дә керешәчәкбез. Озакламый белгечләребез Ситдыйков, Каенлы һәм башка урамнардагы юлларны ремонтлый башлаячак, – ди Сергей Иванович. – Тоташ алганда урамнарны беренчел ремонтлау мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итәчәк. Апрельнең тәүге ункөнлегендә асфальт заводы эшли башлаячак, таш сертификатланган катнашмага алыштырылачак. Әмма бу эшләргә уртача тәүлеклек җылылык 5 градус чамасына җиткәч кенә тотыначакбыз. Әлеге таләп эш башкару технологиясендә каралган, без аны үтәргә тиеш.

Эмиль МУСИН.
Читайте нас: