Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 11:41

Киномеханик. Көйләүче. Яугир

Бөек Ватан сугышы яугире Хәлим Бәширов Мәскәүгә Җиңү парадына җыена

– Майда шофёр таныклыгының вакыты чыга. Медицина комиссиясе нинди карар чыгарыр инде – ни әйтсәң дә, 96нчы яшь белән барам. Әмма үземне яхшы хис итәм – күз тимәсен. Машинасыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Җәй буе хатыным белән бакчага йөрибез, өч километр-ны җәяүләп үтеп булмый. Анда түтәлләр генә түгел, бал кортлары, тавыклар да бар, – ди Хәлим Җәмил улы, көяләнеп.

Ветеран бер минут та тик тормый. Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә, төрле чараларга йөрүдән баш тартмаска тырыша, аеруча анда балалар катнашса. Үзен йөрәге тибүдән туктаганчы үткән сугыш турында бөтен дөреслекне сөйләргә бурычлы дип исәпли ветеран. Узган сишәмбедә 8нче мәктәп укучылары белән очрашуга барган, ул “Җиңү тарихы” ватанга тугрылык чарасы кысаларында үткән. Укучылар ветеран белән әңгәмәне яздырып а лган һәм чараны оештыру комитетына җибәргән. Барлык республикадан килгән видеороликлардан Җиңү тарихы видеоелъязма-фильм ясалачак. Аны 9 майда БСТ каналында күрсәтәчәкләр.

Сугыш яугире һәрвакыт көр күңелле. Сәбәбен сорасаң, елмаеп җавап бирә: “Яшь калуымның бернинди дә сере юк. Хезмәт сөючәнлегем, яшьтән чыныгуым ярдәм итте. Салкын су – ихтыяр көчен, хезмәт үҗәтлек тәрбияли. 12 яшьтән пима бастым, утын бушаттым һәм эшләп тапкан акчага кием, туп сатып алдым. Мәктәптән соң электр-газ сваркачысына укыдым, аннары сугыш башланды”.

Хәлим Җәмил улын армиягә 18 яшендә алалар, әмма фронтка бер елдан соң – 1943 елда эләгә. I Украина фронтының танкка каршы корал взводына тәгаенләнә. Беренче – “Батырлык өчен” медален Көнбатыш Белоруссия һәм Польша чигендә һөҗүм вакытында дошман коралын тар-мар иткәне өчен ала.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.



Читайте нас: