Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 12:36

“Буранова, сөйлә! Буранова, күрсәт! Буранова, тәрҗемә ит!..”

Үзлегеннән өйрәнгән умартачы гомере буе умарта күче саклаган

Җиде яшьлек Маһира кортларга мөкиббән була. Кайчак чагалар да билгеле, әмма барыбер ошый алар аңа – әнисе кебек эшчәннәр, чиста һәм зирәкләр. Алардан бал, балавыз исе килә. Ул вакытта кыз 13 яшендә Балагачкүл авылында умарталык хуҗасы (соңрак зур булмаган умарталыклар «Өсән» колхозы карамагына тапшырыла) булачагын һәм пенсиягә чыкканчы бал кортлары асраячагын күз алдына да китерми.

Башта тәҗрибәле Миңлегаян Шаммасовада ярдәмче булып йөри. Остазы өйрәнчегеннән уңа – бер үк нәрсәне йөз тапкыр кабатларга кирәкми, игътибарлы, эштән курыкмый. Бер елдан Шаммасова тынгысыз хуҗалыкны Маһирага калдыра һәм тыныч күңел белән кайтып китә – булдырачак ул.

Шулай булып чыга да. Тора-бара иске 80 умартага 100 яңасы да өстәлә.

1970 елда “Өсән” колхозындагы 10 умарталыктан бердәнбер – Буранова эшләгәне генә кала. Кышкылыкка аеруча тырышып әзерләнә ул. Озын кышны үткәрү өчен махсус урынны яхшылап киптерергә һәм корткычлардан арындырырга кирәк була. Маһира урманда коры-сары җыя, үз иңнәрендә күтәреп ташый һәм подвалда берничә урында учак яга. Аннан соң гына анда умарталарны кертә. Кортлар ачтан үлмәсен өчен кышкылыкка һәр умартада кимендә 14 килограмм бал калдыра.

– Бервакыт кызык хәл булды, – дип хәтерли Буранова. – Кортларны барлаганнан соң исәп-хисап яздым һәм умартачылык базасына киттем. Начальнигыбыз Михаил Антонович Данилко шикләнеп куйды: “Башкалар шулкадәр күп бал суыртып та, кышкылыка җитми, синең отчётың бик шәп күренә. Комиссия көт!” Район зоотехнигы Римма Ивановна Епифанова сайлап алты умартаны тикшерә һәм нәтиҗә ясый – барысы да тәртиптә. Отчёттагы кебек. Бу очрактан соң миңа икеләтә ышаныч артты.

– Умарталарны кышкылыкка куясың да, рәхәтләнеп ял итәсең дип уйлыйсыздыр инде, мөгаен? – дип көлә Маһира апа. – Алай түгел шул! Кыш буе чаңгыда аланны урап кайтам, кортларымның хәлен беләм. Кимерүчеләр юкмы, дымлылык артып китмәгәнме – аңардан күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Кар шыгырдатып барам, үзем куркам – бүреләр килеп чыкмасын.

Яз җитсә, кышлаудан суны җибәрү өчен канау ерасың. Умарталарны караңгы суык бинадан чыгару өчен көннәрне ашыктыра идем. Ирем Мәгъсүм белән улым Рәсим ярдәм итте.

Майдан алып, июньгә кадәр, баллы чәчәкләр ата башлаганчы, көн саен диярлек 6-7 умарта аера. Нишләптер кортлар иң биек агачка сара иде.

Билгә күрек, тубал асып, агач кәүсәсенә баскыч терәп, өскә үрмәлим. Бас-кыч кыска булса, электр монтёры кебек, тик аяк-ларга “мәче”ләр такмыйча гына, кәүсә буйлап менәм. Күректән төтен өрдерәсең дә, аннары кашык һәм канат ярдәмендә кортларны тубалга җыясың. Инә корт тубалга эләксә, эш бетте дигән сүз. Башкалары аңа иярәчәк. Күч белән бергә аска төшәсең, ә ул сигез килограмм чамасы, анда исә 50 меңләп бал корты!

Иң кызу чор җәй уртасы – июльгә туры килә, без 50 умартаны төяп, Казанка, Дарвин, Покровка һәм Петровка авыллары тирәсенә чыгып китәбез. Ташбака кебек, әкрен генә барабыз, кортларны селкетеп ачуландырмас өчен, һәр түмгәкне урап узабыз.

Күчмә тормыш иң кызу чор булса, бал аерту – иң күңеллесе. Умарталыкка балдан авыз итәргә авылдашлар, дуслар килә. Бал суырткыч берәү генә булгач, эш бер атнага сузыла.

Баштагы елларда эш кораллары җитми иде. Балны тутыру өчен бөтен авыл буйлап эмальле чиләк һәм су мичкәләре җыеп йөрибез. Бал күп була иде, бервакыт атларга су эчерү өчен тәгаенләнгән тимер улакны җентекләп юып, шуңа салып куйдык. Көн саен 5-6 фляга бал суыртабыз, аны имза куеп, Исмаилдагы складка тапшырабыз.

46 ел бер үзе эшли Маһира умарталыкта. Шулкадәр авырлыкны күтәреп йөрергә каян көч алды икән? Буш умарта 8-10 килограмм, ә корт салганы 16-20! Умарталыкка кадәр җәяү барасы. Балагачкүлгә урман терәлеп тора, Кәкребашка күчкәч, алтышар километр атларга туры килә. Пенсиягә чыгар алдыннан ат бирәләр. Умарталыгын һәрвакыт башкаларга үрнәккә куялар. Бик еш семинарлар үтә, башка район вәкилләре килә. Начальнигы Михаил Данилко: “Буранова, сөйлә, Буранова, күрсәт, Буранова тәрҗемә ит”, – дип кенә тора. Чөнки курсларга ерак районнардан рус телен аңламаган чувашлар, башкортлар күп килә. Бу хәлдән Буранова коткара.

Умартачылык – вакытлы эш. Әмма Маһира эшсез тормый. Көз көне бәрәңге тапшыру планын үти, кыш көне фермада эшли.

Хәзер Маһира апа кызы белән Татар-Олканда яши. 1 мартта бу тырыш ханымга 87 яшь тулган.

Венера АШИРОВА.


Редакция мәкаләне әзерләүдә ярдәм күрсәткән Рим Гәрәевка, Туймазы тарих-туган як музее хезмәткәрләренә, Татар-Олкан авылы мәктәбенә рәхмәт белдерә.
Читайте нас: