Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 11:56

Авылларда үзәк урамнар асфальтланачак

Программа проекты 1 июньгә кадәр расланачак

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәкъдиме белән республиканың авылларда үзәк урамнарны асфальтлауга юнәлтелгән “Туган урам” программасы буенча эш башланды.

Иң элек башка торак үзәкләре белән тоташтырган чәмле хәрәкәтле автомобиль юлы үткән һәм кимендә 1000 кеше яшәгән авылларның үзәк урамнары асфальтланачак.

“Туган урам” программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән. Кайсы урамга асфальт түшәү зарурлыгын авыл җыеннарында халык хәл итәргә тиеш – әле алар районыбызның барлык авылларында да үтә.

Программага тиңдәш финанслау шартларында муниципалитетлар һәм авыл советлары кушылачак. Алар урам төгәлләнгән төс алсын һәм күркәм булсын өчен ихата биләмәләрен, коймаларны, киртәләрне, баганаларны тәртипкә китерү җәһәтеннән ярдәм итәргә тиеш.
Читайте нас: