Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан гомуми тиражы ун мең чамасы тәшкил иткән истәлек-медальләр әзерләнгән. Беренче бүләкләү чарасы бүген “Башкортстан” дәүләт концерт залында узачак, анда юбилейга багышланган тантаналы кичә булачак.
Аннары медальләр белән бүләкләү тантаналары республиканың барлык районнарында дәвам итәчәк – аларга төбәкнең алдынгы эшчәннәре лаек булачак.
Ел дәвамында Башкортстанда күләмле мәдәни, мәгариф программалары тормышка ашырылачак – анда төрле чаралар каралган.