Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 12:05

Әрнү, күз яше һәм сөялләр аша

Гасыр чордашы Фәридә Төхфәтуллина озын, әмма авыр тормыш юлы үткән


Чабатадан, тездән суга

батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән

симәнәгә

Хатын-кызлар безнең

авылдан.

Кадыйр Сибгатуллин.

Илне гражданнар сугышы ялкыны ялмый. Сов-нарком продразвёрстка турындагы декретка кул куя, ярымач яшәгән халык чын икмәк тәмен бөтенләй оныта. Шул вакытта, 1919 елның 20 апрелендә, Ярмунча авылында Гатауллиннарның фәкыйрь гаиләсендә кыз бала туа. Тамагы туймаудан үлеп тә киткән булыр иде, әмма ул исән кала. Хәтта язмыш сынауларын лаек үтеп, юбилее – 100 яшенә җитә.

Ике яшендә Фәридә әтисез кала. Балаларны әнисе аякка бастыра. Кыйгы районына яхшы тормыш эзләп чыгып китәләр. Фәридә анда тракторчылар курсы тәмамлый. Сугыш башлана. Өйләренә кайтып, урнашырга да өлгермиләр, Фәридәгә Төпкилдегә килергә боералар, аннары Чокадытамак, Карамалы-Гобәй... Сугыш беткәнче тракторчы булып эшли.

Вагоннарда яшиләр. Авылга мунча керергә баралар. Карамалы-Гобәйгә күчергәч, бер хатынга фатирга урнашалар. Хуҗабикә алар өчен басуга азык әзерләп илтә.

– Тракторлар авыр, күләмле иде. Кабинасы юк. Утыргычы тимер, тәгәрмәчләре зур, авыр, – дип искә ала Фәридә Габдулла кызы. – Кулдашым белән моторны икәүләп кабызабыз. Кайчак егылып китәбез һәм утырып елыйбыз. Башка хатыннар да билен кузгата, бүсере чыга иде.

Эсседә мотор кыза, аны сүрелдерергә кирәк. Махсус савытларга басуда торган мичкәдән су салабыз. Көн саен подшипникларны тарттырабыз – майны агызып, двигатель аслыгын салдырабыз...

Язлы-көзле тәүлек әйләнәсенә эшләдек – смена 12-15әр сәгать. Төнлә ай яктысында эшлибез яки факел кабызабыз. Яңгыр коя, суыктан тешләр-тешкә тими. Ышыкка керергә ярамый – норма таләп итәләр! Ватыла гына күрмә дип, «тимер атны» үгетлисең. Югыйсә басу уртасында каян өстәмә өлеш табасың?

Кайчак руль артында йок-лап китә идек. Хатыннарның күбесен өендә бала-чагасы көтә. Ирләренә кара кәгазь дә килде. Мендәргә капланып елыйлар да, янә басуга чыгалар. Үзара ярышырга да өлгердек: кем норманы арттырып үти яки ягулыкны янга калдыра. Сөрдек, чәчтек, урдык. Нәрсәсе истә калган дисеңме? Әрнү һәм сөялләр. Һәм күз яше. Елап туймасбыз кебек иде.

45нең көзендә фронттан Камил Сәгыйдулла улы – Фәридәнең булачак ире кайта. Түшендә – “Батырлык өчен” медале. Берлинга барып җиткән.

Ил сугыштан соң чак аякка басып килә. Җирне сыер һәм үгез җигеп эшкәртәләр. Бодайны урак белән уралар. Икмәкне дә туйганчы 50нче елларда гына ашый алалар, бәлки соңрактыр да.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: