Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 11:32

Кәефләр күтәренке булсын!

Яңа дәваханәдә савыгырга хәтта стеналар да ярдәм итәчәк


Бүген республика халкы Башкортстанның йөз еллыгын билгели. Республиканың барлык төбәкләрендә бу вакыйгага озак һәм җентекле әзерлек барды: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр төзелде (әле дә төзелә), үткәргечләр һәм инфраструктура объектлары җентекле ремонтланды. БР Дәүләт төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча үтәүче Марат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында тоташ финанслау күләме 44,6 миллиард сум тәшкил иткән 112 объектны төзү, үзгәртеп кору һәм җентекле ремонтлау планлаштырылган. 2019 елга кадәр шушы акчаның 20,6 миллиард сумы үзләштерелгән. Быел 14 миллиард сум үзләштереләчәк. 2020 елда һәм аннан соң – 9,9 миллиард сум.

Безнең районда да зур эш башкарылды. Туймазылылар инде файдаланган юбилей бүләкләре исәбендә – күптармаклы “Туймазы-Арена” спорт-боз сараеның икенче чираты, Кандра авылында бассейн-

лы физкультура-савыктыру комплексы, җылылык тәэминаты системаларын күләмле үзгәртеп кору. Көз көне исә “хастаханә шәһәрчегендә” заманча балалар дәваханәсе ачылачак.

Авыру – күңелсез, кайчак куркыныч хәл. Дәвалану да җиңелләрдән түгел. Аеруча сине шөрләткән җиһазлар белән тулы кабинетка килеп эләксәң. Анда соры стеналар һәм моңсу көннәр көтә.

Балалар дәваханәсенең булачак пациентлары үзен биредә уңайлы хис итсен һәм тизрәк савыксын өчен объектны төзегәндә аның кулайлылыгы һәм күптармаклылыгына гына түгел, интерьерның төсләр чагылышына да игътибар ителгән. Кабинетларны йөзләү-бизәкләү өчен ачык яшел төстәге, баскыч мәйданчыклары өчен шәфталу төсендәге кафель плитәсе сайланган, җылытылган фасад исә кызгылт сары-яшел төсләргә буялачак.

Көненә 300 баланы кабул итәрлек балалар дәваханәсен “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте күтәрә. Бина төзелгән, үткәргечләр сузылган. Әле бизәкләү эшләре бара. Аңа 80ләп кеше җәлеп ителгән. Икенче һәм өченче катларда плитә түшәү эшен төгәлләп, бизәкләүчеләр беренче катка күчкән. Хәзер алар түшәм тарттыра, стеналарны акшарлый, баскыч мәйданчыкларына плитә ябыштыра.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: