Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2019, 11:36

Урам “корпоративы”

Предприятие һәм оешма эшчәннәре күмәкләп шәһәр һәм авылларны тәртипкә китерәчәк

Дүшәмбе көнне респуб-лика Хөкүмәтендәге киңәшмәдә хезмәт-ләрнең юллардагы чокырларны ремонтлауга әзерлеге тикшерелде. Аларны ел саен ямыйлар, әмма катлаулы һава шартлары, температура кискен үзгәрү “төзәтмәләр” кертә.

Шушы көннәрдә район хезмәтләре юл түшәмәсенең техника торышын тикшерә, эш төрен һәм күләмен чамалый, халык фикерен исәпкә алып, төзәтмәләр кертә.

1 майга шәһәрнең үзәк урамнары тәртипкә китерелергә тиеш, 15 июньгә исә башка биләмәләрдә чокырларны ямауны төгәлләү күзаллана. Берьюлы юлларда агымдагы һәм җентекле ремонт барачак. Тагын бер мөһим бурыч – урамнарны, скверларны, парк, ихата, инеш үзәннәрен, яр буйларын кыш буе җыелган чүптән арындыру.

Бу юнәлештә барлык хезмәтләр дә эшли, әмма күмәк өмәләр, халык һәм предприятиеләр ярдәменнән башка бу кадәр эшне башкарып чыгып булмаячак. Шул уңайдан районыбызда

6 апрельдән төзекләндерү айлыгы игълан ителә. Барыгызны да анда катнашырга чакырабыз.
Читайте нас: