Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2019, 11:29

“Могҗиза”лы ихата

Якташыбыз уен үзәкләре җитештерү буенча предприятие ачкан

Бер ай элек Туймазыда балалар мәйданчыклары һәм уен комплекслары җитештерүче яңа предприятие барлыкка килде. Аның җитәкчесе Руслан Рәхмәтуллинның иманы камил: бүген республикада көндәшләре юк. Читтән килгәннәрне алар бәясе һәм сыйфаты белән алдырачак.


Яңа сәнәгать шәһәр читендә урнашкан. Балалар өчен тәгаенләнүенә карамастан, биредә барысы да өлкәннәрчә: өч миллион сумлык җиһаз (шул исәптән – чит илдә җитештерелгән ЧПУлы станок) сатып алынган, ун эш урыны булдырылган.

– 15 ел бораулау инженеры булып эшләдем, әмма гүзәллеккә омтылыш көчлерәк булып чыкты, – ди Рәхмәтуллин. – Балаларның кәефен күтәрә торган ачык төсле, сыйфатлы корылмалар ясау ныграк ошый миңа. Бүген исә без җитештергән эшләнмәләрнең дизайнын дустым – рәссам һәм агач сыннары скульпторы Марсель Шәймөхәмәтов белән әзерлибез. Әйткәндәй, ул байтак еллар нефть компаниясендә инженер булып эшләгән.

Яңа предприятие ассортиментында кимендә 100 эшләнмә исәпләнә. Аның эшчәннәре нәрсә таләп ителә, шуны җитештерә алуын раслый: йортта файдалану өчен җыйнак корылмалар, шәхси йорт өчен модульләр, урам мәйданчык-шәһәрчекләре бу. Таучык, атын, карусельләр һәм башка җиһазлардан кала, биредә балалар мәйданчыклары нигезе өчен кулланылучы резина һәм каучук түшәмәләр җитештерелә.

Җитештерү белән шөгыльләнә башлаганчы, предприятие дүрт ай дәвамында үз продукциясен сертификатлаштырган. Мәскәүдән игътибарлы экспертлар беркетү өлешләренең дөрес корылу-корылмавын, аларның хәвефсезлек дәрәҗәсен, нинди фанера кулланылуын өйрәнгән.

– Читтән карасаң, бер авырлыгы да юк сыман, – дип дәвам итә Рәхмәтуллин. – Әмма кулдан пөхтә итеп, миллиметрның уннан бер өлешенә кадәр төгәллек белән эшләнмә-өлешләр кисү, аларны шомарту һәм сыйфатлы итеп буяу һәркемнең дә кулыннан килми. Без исә шундук максат куйдык – фәкать ГОСТ буенча гына эшләргә.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: