Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2019, 12:23

Кола яланда торак төбәге калкып чыкты

Дуслык авылында шәхси торак төзелеше өчен бүленгән 500 биләмә нибары биш елда электр, газ һәм су белән тәэмин ителгән

– Спорт комплексы тизрәк ачылсын иде, – дип хыяллана бертуган Вадим һәм Виталий.

– Һәм балалар бакчасы, – дип кабатлый төпчекләре Денисны җитәкләгән әниләре Ләйсән Шаһисолтан кызы. Ике ел элек Петровларның дүрт егет үстергән ишле гаиләсе дәүләт ярдәме белән Дуслыкта йорт төзегән. Аларга җир өченче баласы туганнан соң түләүсез бүленгән. Авылда бюджет тармагы эшчәне буларак, Ләйсән йорт салуга субсидия алган.

Соңгы баласы белән декретка киткәнче ул Собханкул балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Хәзер өйләреннән юл аша гына урнашкан яңа балалар бакчасына урнашачагына өметләнә. Физкультура-савыктыру комплексы да шунда гына.

Бу ике объект беренче чиратта Дуслыктагы (Гафуров авыл советы) яңа төбәктә яшәүчеләр өчен тәгаенләнгән. Берничә ел элек федерациянең “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча биләмәне тоташ төзү кысаларында төбәк инфраструктурасы чәмле үсеш алды.

Дуслык читендәге 500 биләмә якын-тирә авылларда яшәүче бюджет тармагы эшчәннәренә ике меңенче еллар башында ук бүленгән. Әмма кола яланда урнашкан биләмәләрдә (ни суы, ни газы, ни юлы булмаган) яшәргә урыны булмаган кеше генә йорт төзегән. Утын ягып, баллонлы газ кулланып, су китертеп яшәгән алар, йортларына пычрак изеп, көрт ерып кайтып йөргән.

Инженер челтәрләрен буш урында төзү – төрле килешүләр, финанс чыганагы таләп итүче кыйммәтле чара. Бу эшне тормышка ашыру өчен төбәк һәм район хакимиятләренең шакымаган ишеге калмаган. Әмма үзләре дә кул кушырып утырмаган. 2014 елда төбәк бюджеты акчасына яңа төбәкне тоташ төзү проекты әзерләнгән. Ул кечкенә шәһәрчек төзүне, һәм анда торак йортлардан тыш җәмәгать-көнкүреш объектлары һәм инженер челтәрләре барлыкка киләчәген күздә тоткан. Проект әзер булып, экспертиза үткәч, аны РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша федерация программасына кертә алганнар. Әйткәндәй, Туймазы районы – респуб-ликада шундый проектны тормышка ашыруга федерация акчасын җәлеп итәлгән икенче генә район. Тиздән төзелеш тә башланган, аңа кимендә 300 миллион сум акча бүленгән.

Акчаның байтак өлеше физкультура-савыктыру комплексы, балалар бакчасы, блок-модульле казанлык, җылылык челтәрләре төзүгә юнәл-телгән. Моннан тыш, торак төбәге электр, газ, су белән тәэмин ителгән.

Су мәсьәлә-сенә аерым тукталу зарур. Биредә авыл советы башлыгы Алинә Юмагулова белән төбәк торак-үткәргечләр хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Кадрия Салигаскәрованың тырышлыгын билгеләп китү урынлы булыр. Кимендә ун ел элек бу чәмле ике ханым төбәк дәүләт токымчылык заводы карамагында булган җиде артезиан коесын авыл биләмәсенә тапшыртуга ирешү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. Нәтиҗәдә еллар үткәч Дуслык авылы сусыз калмаган. Әлбәттә, скважиналарны үзгәртеп кору таләп ителгән. Һәм бу эш авылны тоташ төзү проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылган. Аннары 300 кубометрлы су туплау сыешлыгы һәм насос станциясе төзелгән, аның ярдәмендә су яңа төбәкнең иң ерак урамнарына да барып җитәчәк.

Инженер челтәрләре төзү бүленгән биләмәләрдә йорт күтәрү эшен чәмләндергән. Яңа төбәктә кимендә 100 йорт төзелгән дә инде, алар көннән-көн арта. Өстәвенә, биредә Петровлар кебек яшь һәм ишле гаиләләр генә түгел, чит төбәкләрдән килүчеләр дә төзи.

– Без бирегә Самарадан күчеп кайттык, – ди шуларның берсе Андрей Степанов. Собханкулда туган Андрей гомерен кече ватаныннан читтә уздырган. Бер ел элек исә тормыш иптәше белән бирегә күченергә карар иткән.

– Зур шәһәрнең шау-шуыннан соң биредә күңел ял итә: авыл шәһәргә якын, саф һава, кешеләре ачык, шартлар уңайлы. Тиздән юллар да булыр дип ышанабыз. Әле юл өзелгән чорда кайбер урамнарга керерлек түгел, – ди ул.

– Бүген тоташ төзелеш проекты – барлык югарылыктагы хакимиятенең күпьеллык уртак хезмәт нәтиҗәсе уңышлы тормышка ашырылды дип әйтсәк тә була, – ди биләмә башлыгы Алинә Рәгыйн кызы. – Безнең авыл советында тормышка ашырылган бердәнбер күләмле проект түгел бу – шунысы куандыра. 1300 кеше яшәгән Гафуров авылында (алар исәбендә яшь гаиләләр күп) балалар бакчасы булмады. Халык кулланган су сыйфаты да канәгатьләндермәде. Шушы ике мәсьәләне хәл итү өстендә без һәм район хакимияте озак эшләдек. Ниһаять су тәэминаты проектын әзерли һәм уңай дәүләт экспертизасы йом-гаклавы алдык, аңа авыл халкы да акча салды. Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировның эш сәфәре вакытында без аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек.

Нәтиҗәдә күптән түгел күңелле хәбәр килде: быел Гафуровта балалар бакчасы төзү өчен проект әзерләнә башлаячак, авылда су тәэминаты челтәрләре төзелешенең беренче өлеше республиканың анык инвестиция программасына кертелде.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: