Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2019, 12:24

Тукталыш – уңайлылык төбәге

Автобус көтү урыннары тәртипкә китерелә

Бүген шәһәр биләмәсе карамагында 52 тукталыш павильоны бар. Һәм бу сан даими арта – тукталыш павильоннарын шәһәргә тапшыру эше өзлексез бара.

Шуның вакыт һәм вәхшиләр тарафыннан аеруча каза күргән өчесен бүген Николай һәм Евгений Зимановлар (ШЭ Е.Ю. Зиманов) җентекле ремонтлый. Совет, Ситдыйков, Луначарский урамнарында урнашкан алар. Тукталыш күшекләре ябыштырылган игъланнардан тазартылган, турайтылган, металл корылмалар һәм эскәмияләр алыштырылган һәм буялган, тышлыгы яңартылган.

Шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров сүзләренә караганда, быел сигез тукталыш павильонын җентекле ремонтлау, дүртесен тулысынча алыштыру күздә тотыла. Заманча, уртак архитектура төрендә корылган 12 тукталыш павильоны пәйда булачак, шул исәптән Түбәнкүл, Чулпан, Әгертамак төбәкләрендә. Төбәкләрдә халык саны күп булуын исәпкә алып, яңгырдан яисә үтәли җилдән хәтта бала бишеге тарткан әниләр дә ышыкланып торалсын өчен тукталышлар 2,5-4 метр озынлыкта һәм 1,5 метр киңлектә булачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: