Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март 2019, 11:26

Якты булсын, балкып торсын!

Һава электр тапшыру линияләре ремонтлана

Якутов урамында атна дәвамында – электр җәһәтеннән өзеклек. Йортларга ут берничә сәгатькә генә бирелә. Әмма бу анда яшәгән кешеләрне бөтенләй борчымый. Ни өчен? Чөнки биредә электр энергиясен алар иминлеге хакына сүндерәләр – “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте белгечләре ремонт үткәрә.

Предприятиенең баш директоры Айдар Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бу аларның хуҗалыгындагы иң мәшәкатьле участокларның берсе, аны җентекле ремонтлау күптән күздә тотылган.

– Якутов урамында электр тапшыру линияләре баганалары 1972 елда урнаштырылган һәм аларның файдалану вакыты күптән чыккан, – ди Айдар Айрат улы. – Дүшәмбе көнне без биредә яңа тимер-бетон баганалар урнаштыра башладык, әйткәндәй, аларны үзебез җитештерәбез. Бу баганалар элеккеләренә караганда озынрак һәм, бүгенге таләпләрне исәпкә алып, 2,5 метр тирәнлектә утыртыла (элек 1,8-2 метр җитә иде).

Электр тапшыру линияләре баганаларына мөстәкыйль изоляцияләнгән үткәргеч (СИП) корылачак, элекке изоляцияләнмәгән үткәргечкә караганда аның үткәрү сәләте көчлерәк һәм ул елдан-ел арта баручы йөкләнешкә чыдамрак. СИПның башка өстенлекләре исәбендә – файдалану йөкләнеше кимү, законсыз тоташуны киметү, бу исә электр энергиясен урлаудан арыну мөмкинлеге бирә.

Барлык эш предприятие акчасына башкарыла.

Быел шәһәр электр челтәрләре Пушкин тыкрыгындагы электр челтәрләрен дә җентекле ремонтлаячак. Моннан тыш, энергетиклар Түбәнкүл, Чулпан, Әгертамак төбәкләрендә, Райман авылында урам яктырткычларын кору белән шөгыльләнәчәк.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: