Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март 2019, 11:35

Авыл юлларына асфальт түшәләчәк

Республиканың “Туган урам” программасын тормышка ашыру максатында 3,4 миллиард сум бүленәчәк

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәкъдиме белән төбәгебездә проекты

1 июньгә расланачак “Туган урам” программасы гамәлгә керәчәк.


Аның кысаларында кимендә 300 километр авыл юлларына асфальт түшәү күздә тотыла. Программага беренче чиратта автомобиль хәрәкәте көчле транзит үзәк урамнар һәм 1000нән артык кеше яшәгән авылларның үзәк урамнары керәчәк. Программа 5 елга исәпләнгән.

Безнең районда кайсы юллар ремонтланачагы шушы ай дәвамына билгеле булачак. Әле район Хакимиятенең транспорт бүлеге таләпләргә туры килгән урамнарны программага кертү өчен гаризалар кабул итә.
Читайте нас: