Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 11:34

Яз тиз генә килмәячәк

Җылы киемнәрегезне җыеп куярга ашыкмагыз

Календарь буенча яз ун көнләп элек килде: кар эри, гөрләвекләр ага. Һава температурасы да уртача нормасыннан 7 градуска диярлек күтәрелде.

Әмма метеорологлар мартның икенче һәм өченче ункөнлеге салкын булачак дип кисәтә. Безне җил, карлы яңгыр көтә. Төнлә 10-15 градус салкын булачак, көндез 1-6 градускача җылытачак.

Метеорологлар көн саен Өсән елгасында су күләмен үлчи. Бүген ул 112 см (иң югары күләме 277 см) тәшкил итә. Әйткәндәй, 2012 елда ташуның иң көчле чорында елгада су 359 сантиметргача күтәрелгән хәтта.
Читайте нас: