Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 11:23

Йөзәргә түгел, яшәргә

Туймазыда объектларны язгы ташуга әзерләү эше бара

Кар суларын үткәрүгә шәһәр хакимияте җәйдән үк әзерләнә башлады. Былтыргы шелтә-кисәтүләрне исәпкә алып, эшне Зур Туймазы инеше үзәнен төзекләндерүдән башладылар, язгы ташу чорында ул Ленин тыкрыгы, Ленин, Первомай, Хезмәт, Пролетарлар, Бистә урамнарындагы торак йортларны баса. Шушы эш кысаларында инеш ярындагы үсентеләр киселде, агач төпләре чыгарылды, чүп тазартылды.

Көннәр җылыту белән техника янә инеш янында эш башлады. Бу юлы үзәнне кардан арчыдылар, инешнең буеннан-буена ярты метр киңлегендә канау ерылды.

– Сулык буенда мондый канауны беренче генә тапкыр ясыйбыз, – дип сөйли шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Бу эш җиңелдән булмады: техника керәлмәгән биләмәләрдә эшче куллар һәм “Дружба” пычкысы җәлеп ителде. Яңалык сулыкның үткәрү сәләтен бермә-бер арттырачак, һәм без Зур Туймазы инеше буендагы торак йортларны су басудан саклый алачакбыз.

Ташуны үткәрүгә бәйле күләмле эшләр башка төбәкләрдә дә бара – шәһәр урамнарында һәм Әгертамак төбәгендә су агызу канализацияләре, су торбалары башлары кардан һәм боздан арчыла, боз тыгылган торбалар пар җайланмасы ярдәмендә өрдерелә. Бу эшкә 20 махсус машина һәм 20 кеше җәлеп ителгән – эшчеләр кулдан тротуарларны, тукталыш павильоннарын, техника үтәлмәгән урыннарны чистарта.

Кичә Бистә урамында ташуга каршы көрәш чаралары күнегүләре үтте. Сценарий буенча, анда урнашкан йортларны Зур Туймазы инеше һәм Матросов, Щербаков, Эшче, Чкалов һәм Пролетарлар урамыннан төшкән кар сулары баскан.

Урамны шартлы су басу нәтиҗәләреннән үткәргечләр хезмәтләре һәм "Сава-Бетон" техникасы арындырды. Берьюлы 118 кубометр кар чыгарылды.

Бу төбәкне күнегү үткәрү өчен очраклы гына сайламаганнар. Әле күптән түгел Бистә урамының 64нче һәм 66нчы йортлары ихаталары язгы ташу чорында диңгезгә әверелә иде. Өч ел элек шәһәр хакимияте су агызу коесы төзеде, тулуына карап, аның суын ассенизация машиналары суырта. Хәзер кардан арчылган урамда җир асты сулары хәрәкәтен күздә тотарга һәм соңыннан ташу нәтиҗәләреннән арынырга җиңелрәк булачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: