Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 11:27

Чокырларга таш түшәләчәк

Юл эшчәннәре бу чараны вакытлыча, әмма зарур дип атый

Кыш дәвамында юл түшәмәсе шактый таушалды. Юл йөрү шофёрлар өчен авыр сынауга әверелмәсен өчен “ДорСтрой” җәмгыяте эшчәннәре чокыр-чакырларга таш түши башлады. Бүгенгә шул рәвешле Чапаев һәм Октябрьнең 70 еллыгы (бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы янында) урамнарында зур биш чокыр ямалган.

Предприятие директоры Сергей Полев сүзләренә караганда, тирән чокырларны таш белән ямау – вакытлыча, әмма зарур чара. Бу машиналарны зарарламау һәм юл-транспорт казаларыннан арыну өчен кирәк. Көннәр җылыткач, чокырларга асфальт түшәләчәк.
Читайте нас: