Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 11:56

«Атмосфера» туа

Район халкы яшьләр-үсмерләр даирәсе проектына карата үз фикерен белдерде


“Родина” мәдәният йортында “Яшьләр” төбәген “Атмосфера” яшьләр-үсмерләр биләмәсенә үзгәртү проекты тикшерелде. Җәмәгать, спорт, мәдәният, медицина оешмалары вәкилләре, укучылар, эшкуарлардан торган 10 команда, “зирәкләр җыены” үткәреп, булачак яшьләр паркының уңай һәм тискәре якларын барлады. Аларга БР Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүченең биләмәләрне үстерү буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова җитәкчелек итте.

Грант отсак, инвестор да табылыр

– 11,7 гектар биләячәк проектны тормышка ашыру өчен кимендә 100 миллион сум кирәк, – дип хәбәр итте шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – “Атмосфера” – мәдәни-мәгариф, музей комплекслары, остаханәләре, концерт залы, театр, музыка, хореография һәм башка юнәлешләре булган, шул исәптән төрле күргәзмә мәйданчыклары, кафе, спорт залы, кампуслар, әниләр һәм балалар өчен ял урыны оештыруны күздә тоткан программа ул.

Бу кыю тәкъдимне шәһәр федерация гранты, район бюджеты, төбәк эшкуарлары, “Башнефть” компаниясе акчасы исәбенә тормышка ашырырга җыена. Талантлы кешеләрне ачу һәм үстерү мөмкинлеге бирәчәк районара үзәк булачак бу. Әйткәндәй, биредә балалар кафесы төзергә әзер инвестор да табылды.

Еллык чаралар планы төзелде. Әле проектның җентекле эскизы өстендә эш бара.

Җәйге бассейн, “җырчы” фонтан,

яшел хәтфә чирәм

Модератор һәр командага мәктәп укучыларын да керткән иде һәм аларның фикере катгый исәпкә алынды. Маркер һәм стикерләр белән коралланып, командалар беренче биремне башкарды: парк схемасыннан артык тоелган объектларны сызып ташлады. Мәсәлән, берничә команда парк белән янәшә торачак монобакчадан баш тартты. Артык чыгым таләп иткән Зур Туймазы инеше яр буен төзекләндерәсе урынга, инешне җир асты торбасыннан җибәрергә тәкъдим ителде. Бу язгы ташу мәсьәләсен хәл итәчәк, якындагы йортларны су басудан саклаячак.

Модератор икенче биремдә җитмәгән объект һәм биләмәләрне өстәүне үтенде. Командалар җәйге бассейн, яктырткычлы җырлаучы фонтан төзергә, балалар мәйданчыкларына комлык өстәргә, ял төбәге, планшет тотып аунау өчен чирәм җиһазларга тәкъдим итте.

Мичурин урамында автомат «зебра» яисә “күз кысучы” светофорлар, хакимият өлешендә каравыл һәм медицина үзәге, паркның төрле почмакларында бәдрәфләр урнаштыру зарур.

Кыш көне чаңгы юлы, тимераякларны прокатка алу үзәге, шугалак эшләргә тиеш. Мәктәп укучылары өстәмә музыка һәм сәнгать сыйныфлары ачарга тәкъдим итте, чөнки гамәлдәге уку йортларында укырга теләүчеләргә урын җитми. Спортчылар воркаут белән шөгыльләнү мәйданчыгы турында хыялланды, әлбәттә.

“Атмосфера”да бер көн

Өченче биремдә Ольга Сарапулова “2024 елда «Атмосфера»да бер көнегез ничек үтәчәк?” темасына хыялланып алырга тәкъдим итте. Эшчеләр, идарәчеләр, укучылар һәм спортчылар стенд янына чыгып, микрофон алып, хыял дөньясын эшкә җикте:

– Ясалма күлдә үрдәкләр ашаткач, ахирәтем белән контакт зоопаркка юлланам, – дип сөйләде өлкән сыйныфта укучы кыз. – Аннары тамак ялгап алабыз, яшел амфитеатрда яшьләр спектале карыйбыз. Велосипедлар алып, парк буенча йөреп киләбез. Кич белән җәйге кафеда кичке аш ашагач, әлбәттә, яхшы бию мәйданчыгына дискотега барабыз, чөнки «Атмосфера»дагы хореография түгәрәгенә йөрибез. Тамашачыларга үзебезнең уңышларны күрсәтергә кирәк ич.

– Заводтагы эш сменасыннан соң мин әзрәк тренажёрларда шөгыльләнәм, – дип сүзгә кушылды яшь ир. – Талантлы балалар кулы белән ясалган нәфис эшләнмәләр күргәзмәсенә барып, балаларым өчен уенчыклар сатып алам, иртән үк язылып куйган җәйге бассейнга чиратым җитә. Кич белән җәйге кафега юл тотам, анда яхшы музыка тыңлыйм, тамак ялгыйм.

– Гыйнвар иртәсендә гаиләм белән паркка киләм, – дип хыяллана өченче команда әгъзасы. – Балалар көнчыгыш көрәше түгәрәгендә шөгыльләнгән арада тормыш иптәшем белән чаңгыга басабыз һәм матур сыннар арасында шуабыз. Парк биләмәсен каравылчылар күздә тота, шуңа күрә монда тыныч.

Барлык командаларның тәкдимнәре язылган кәгазьләр тикшерү өчен проект төркеменә тапшырылды. Алар исә паркның яңа схемасын халыкның теләкләрен исәпкә алып төзиячәк.

Март уртасында Уфада оешмаара комиссия утырышы булачак, анда грантка ия булганнарның исемнәре аталачак. Туймазының аны алу мөмкинлеге бар.

“Атмосфера” проекты турында җентеклерәк мәгълүмат – www.gorsreda-tmz.ru сәхифәсендә.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: